+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 Сентября 2024, 02:55

Мәләвездә күпер ремонтланды

Юлүткәргечне төзекләндерү эшләре 4 июльдә башланып, 29 августта тәмамланды.

Мәләвездә күпер ремонтландыМәләвездә күпер ремонтланды
Мәләвездә күпер ремонтланды

Башкортстанга идарә итү үзәгендә республикада яшәүчеләрдән килгән мөрәҗәгатьләрне анализлаганнар: 1 июньнән 31 августка кадәр 81 меңнән артык хәбәр алынган, шуларның 61,3 меңе диярлек ─– “Инцидент менеджмент” системасы һәм 20,5 меңнән артыгы Кире элемтә платформасы аша кергән. Халык еш кына юллар торышына зарланган, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге сорауларга җавап табарга тырышкан, шулай ук, җәмәгать транспорты турында мөрәҗәгатьләр күп булган.

Менә шуларның берничәсе. Иглин авылында 5нче урта мәктәп базасындагы “Акбузат” балалар бакчасында җылыту системасына капиталь ремонт ясалган. Кыш көне биредә салкынча булуы турында социаль челтәрләрдә бер хатын хәбәр иткән, район хакимияте инцидентны контрольгә алган. Быел җәй муниципаль акчаларга балалар бакчасында җылыту системасын ремонтлаганнар: барлык радиаторларны яңа, чуеннан ясалганнарына алмаштырганнар. 15 августта җылыту системасын тикшерү үткәрелгән. Шул рәвешле мәктәпкәчә яшьтәге балалар бүлегендә эшләр төгәлләнгән.

Шушы ук авылда Киров урамы буенча юлны грейдер белән тигез­ләгәннәр. Моны махсус хәрби опе­ра­циядә катнашучы авыл кешесе сораган булган. Иглин районы хакимияте мөрә­җә­гатьне эшкә алган һәм икенче көнне бу эшне башкарганнар да. “Юл тигез, барысы да югары дәрә­җәдә эшлән­гән. Битараф калмавыгыз өчен рәх­мәт”, –─ дигән җавап та юллаганнар.

Уфада яшәүче бер ханым “Первомайский” мәдәният һәм ял паркындагы балалар мәйдан­чыгындагы тауны төзек­ләндерүне сораган. ”Горзеленхоз” белгечләре аның теләген үтәгән. Башкалада “Мир фирмасы” тукталышыннан йөрүче мөрәҗәгатеннән соң акыллы тукталышның электрон таблосын ремонтлаганнар. Белгечләр ремонтны оператив рәвештә, икенче көнне үк башкарган.

Мәләвездә шәһәр инфраструкту­расының мөһим объектын –─ Бурангулов урамындагы юлүткәргечне ремонтлау төгәлләнгән.

Юлүткәргечне ремонтлау 4 июльдә башланган. Подрядчы оешма күпер­нең деформацияле җөйләрен ремонтлаган, яңгыр сулары агып китә торган урыннарын чистарткан, ә соңыннан анда яңа асфальт җәелгән. 29 августта биредә хәрәкәт ачылган. Мәләвез районы хакимияте башлыгы Рөстәм Шәмсетдинов социаль челтәрләрдәге битендә урындагы халыкка шушы шатлыклы хәбәрне җиткергән. Әйткәндәй, аның посты 10 меңнән артык карау һәм 573 лайк җыйган. Яңалыкка 200 тапкырдан артык репост ясаганнар.

Баймакта да Революцион урамындагы юлга ком-таш түшәгәннәр. Социаль челтәрләрдә бер хатын-кыз юлның сыйфатына игътибар иткән һәм аны тәртипкә китерүне сораган. Район хакимияте аның үтенеченә колак салган. Сибайда исә Кольцевая урамы, 50 һәм 54 адресы буенча фонарьлар янмавы турындагы хәбәрне шәһәр хакимияте шунда ук теркәп, эшкә алган. 22 августта хезмәт күрсәтүче оешма белгечләре әлеге урамда заманча светодиодлы яктырткычлар урнаштырган.

Калтасы районының Калтасы авылында Черняховский урамындагы юл чокырларын ремонтлаганнар. Юлда асфальт җимерелә башлавы һәм чокыр барлыкка килүе турында бер кеше социаль челтәрләрдә язган. Әлеге хәлне Республикага идарә итү үзәгенең мәгълүмат системасы теркәгән. Район хакимияте һәм Калтасы авыл Советы тырышлыгы белән 16 августта чокырлар ямалган.

Көн саен Башкортстанның Үзәк мәгълүмат үзәге мәгълүмат системалары төрле темалар буенча дистәлә­гән мөрәҗәгать терки. Халыкны борчыган иң төп проблемалар – юллар, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзек­ләндерү. Барлык теркәлгән инцидентлар да эшкә алынган.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас