+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 сентябрь 2024, 09:55

Сайлауларда закон бозулар күзәтелми

"Бәйсез җәмәгать мониторингы" ассоциациясе җитәкчесе Александр Брод Башкортстан Башлыгын сайлаулар барышы уңаеннан фикерен белдерде.

Сайлауларда закон бозулар күзәтелмиСайлауларда закон бозулар күзәтелми
Сайлауларда закон бозулар күзәтелми
Ул ил буенча күзәтүчеләрнең эше турында сөйләде.

- Без инде бу юнәлештә сигез ел эшлибез. Сайлауларның гадел һәм законлы үтүен күзәтәбез. Бүгенге сайлауларга илнең бөтен төбәкләре дә яхшы әзерләнде. Без бик күп семинарлар, башка чаралар үткәрдек, 65 мең күзәтүче әзерләдек. Республикада 13 меңнән артык күзәтүче сайлауларның законлы үтәлешен контрольдә тота. Әлеге сәгатькә бер төбәктә дә закон бозулар күзәтелмәде.

Александар Семенович белдерүенчә, алар Интернетта басылган материалларны да күзәтеп бара. Һәрбер аңлашылмаучылыкны тикшерергә тырышалар.

– Без республикадагы вәзгыятьне игътибар белән күзәттек, сайлау кампанияләренә әзерлек турында даими мәгълүмат алып тордык. Әлбәттә, бу процесслар, беренче чиратта, сайлауларны оештыручыларның – сайлау комиссияләренең җитди катнашуын таләп итте. Башкортстанда сайлаулар һәрвакыт динамик рәвештә уза. Шуңа күрә, һичшиксез, иҗтимагый күзәтүчеләр фейкларны, мөмкин булган хокук бозуларны булдырмау буенча зур эш башкара. Иҗтимагый штаб кулын пульста тота, сайлау кампаниясенең барлык этапларын күзәтеп тора һәм сайлау процессларының нәтиҗәләрен дөрес итеп аңлатыр дип ышанам, – дип ассызыклады Александр Брод.

Үткәрелгән опрос нәтиҗәләре буенча, халыкның 60 проценты сайлауларның барышына һәм нәтиҗәләренә ышана.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас