Авыл урамнары гармун моңына күмелде, ә җыр-моңны ишетеп, сайлау участогына башка кешеләр дә агылды.
Авыл биләмәсе башлыгы Илфат Газизов билгеләвенчә, Исмәгыйль авылында халык бик актив. Районда узган чараларда да авыл биләмәсе данын лаеклы яклыйлар, менә алдагы елда паркны төзекләндерү проекты белән "Урындагы башлангычларга ярдәм" һәм “Аек авыл” программаларында катнашырга планлаштыралар. Бу уңайдан эшләр башланган да инде.
Республика Башлыгын һәм район Советы депутатларын сайлауда да исмәгыйльлеләр зур активлык күрсәтә.