+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 сентябрь , 21:50

Кемгә ноутбук, кемгә смартфон?

"Рәхмәт-2024" акциясенең чираттагы җиңүчеләре билгеләнде.

Кемгә ноутбук, кемгә смартфон?
Кемгә ноутбук, кемгә смартфон?
Җиңүчеләрне бүген, 7 сентябрьдә, 20.00 сәгатьтә ачыкладылар. Бәхетлеләр арасында - Башкортстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 42 кеше.
Мультиварканы Дүртөйле районы кешесе отты, ә ноутбук Кушнаренко районыннан җиңүчегә эләкте. Ике планшет Кырмыскалы һәм Мишкә районнарына юл тотачак.

Робот-тузан суырткычларга ия булучылар - Уфа, Чишмә, Бишбүләк, Авыргазы районнары һәм Нефтекама кешеләре. Телевизорны уфалы алачак.

Бөрҗән, Чишмә, Кырмыскалы, Калтасы, Учалы, Бәләбәй, Чакмагыш, Октябрьский, Салават һәм Уфа шәһәрләреннән җиңүчеләр ун смартфонның хуҗалары булды.

Термопотларны Кырмыскалы һәм Учалы районнары вәкилләре ала.

Акыллы колонкалар Күгәрчен, Кыйгы, Белорет, Мәчетле, Авыргазы, Нефтекама, Стәрлетамак, Сибай, Уфа һәм Октябрьский җиңүчеләре кулына эләгәчәк.

Отышлы билетлар турындагы мәгълүматны рахмат102.рф сайтында һәм «Алга-Патриот» социаль челтәрләрендәге битләрдә табарга мөмкин.

Бишенче уйнату иртәгә, 8 сентябрьдә, 14.00 сәгатьтә узачак. Эфир «Алга-Патриот»ның «ВКонтакте»дагы рәсми битләрендә, Телеграммда, Rutube каналында трансляцияләнәчәк. QR-билетларны 30 сентябрьгә кадәр сакларга кирәк.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: