+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 сентябрь , 19:10

"Рәхмәт" сайтына хакерлар һөҗүм итә

 «Рәхмәт» республика акциясе сайты DDoS-һөҗүмгә дучар булган.

"Рәхмәт" сайтына хакерлар һөҗүм итә
"Рәхмәт" сайтына хакерлар һөҗүм итә
64 илнең IP-адресларыннан хакерларның күп агымлы һөҗүме теркәлгән. Һөҗүмнең максималь проценты Франция, Германия, Нидерланд, Бөекбритания, Швеция, АКШ, Польша, Чехия, Дания, Канада, Финляндиядән.

Бер мизгелдә порталга 750 000нән артык шикле запрос килә. Сайт администраторлары 11.40 сәгатьтән 14.30 сәгатькә кадәр шикле трафикның зур күләмен теркәгән.

Билгеләп үтәбез, сайт йөкләнешкә чыдый һәм эшләвен дәвам итә, әмма тизлек кимегән, шуңа Оештыручылар теркәлү өчен өстәмә форма булдырды, аннан республиканың барлык халкы файдалана ала: https://forms.yandex.ru/u/66cdcb7b068ff011c04ffbec/


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: