+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
7 сентябрь 2024, 08:00

Сайлауларда - гармун моңнары!

Краснокама районының Яна Кабан авылындагы 2377нче сайлау участогында гармун моңы агыла: авылның сандугачы Рәсим Төхбәтуллин сайлауга килүчеләрне шулай җыр- моң белән каршы ала.

Сайлауларда - гармун моңнары!Сайлауларда - гармун моңнары!
Сайлауларда - гармун моңнары!
Аңа мәдәният йорты җырчылары, халык кушыла - чын бәйрәм тантана итә!

Яшьрәкләр мәктәп фойесында шашка уеннарында катнаша.

- Шулай җырлап-биеп яшәргә язсын! Республикабыз гел алга барсын, Башлык буларак халыкның яшәешен кайгырта торган, булдыклы кеше сайлансын! Бүгенге тормышыбыз, шөкер, матур, җитеш, алга таба да республикабыз даны үссен, илләр тынычлансын дип бүген тавыш бирәбез, - ди хезмәт ветераны Рәсим абый.

Гөлнара Гыйлемханова.

Краснокама.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас