Мондый активлыкка гаҗәпләнәсе юк. Сайлауның илебезнең, республикабызның иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим вакыйга булуын барысы да яхшы аңлый һәм сайлау участогына гаиләләре, дуслары белән бергәләп киләләр.
Яхшыбаевлар гаиләсе өчен сайлаулар зур бәйрәм кебек. Алар мондый вакыйгалардан беркайчан да читтә калмый. Киресенчә, актив гражданлык позицияле кешеләр буларак, мондый сыйфатларны үзләренең балаларында да кечкенәдән тәрбиялиләр. Сайлауларга да һәрвакыт бергәләп, бәйрәмчә кәеф белән йөриләр. Менә бу юлы да Фәрвәз Фәрит улы һәм Әлфия Вәкил кызы тавыш бирү участогына балалары - 14 яшьлек Илназ, 11 яшьлек Алмаз һәм дүрт яшьлек Рианнаны да алып килделәр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: агымдагы елда сайлау көне хуҗабикәнең туган көне белән дә туры килгән. Икеләтә бәйрәм, димәк!
- Сайлауларга гаилә белән йөрү – безнең күркәм йола. Безнең мондый чаралардан беркайчан да читтә калганыбыз юк. Балаларыбызны да ияртеп йөртәбез, алар да күреп, гражданлык позицияләрен күрсәтергә өйрәнеп үссен, - ди Заря авылындагы балалар бакчасында эшләүче Әлфия Вәкил кызы.
Әтисенең ышанычлы кулларындагы кечкенә кызчык үзен бик тыныч тота. Бу аңлашыла да: әти-әнисе сабыйларының тыныч һәм имин балачагы, республикабызның үсешенә зур өметләр баглап, үз тавышларын бирде.