Зита белән Гита Маризоевалар белдерүенчә, исемне аларга һинд фильмнарын яраткан картәниләре кушкан. Бу хакта "Туймазы хәбәрләре" язган.
- Без һәрчак бергә. Бер-беребездән аерылмыйбыз, нәкъ шулай дип аталган фильмдагы Зита белән Гита кебек. Безнең кызыксынулар, тормышка карашлар бертөрле. Без хәтта бертөрле киенәбез. Без күпбалалы гаиләдән, гаиләбездә тагын дүрт бала бар.
Зита белән Гита Туймазы медицина колледжының дүртенче курсында укыйлар. Аны тәмамлагач, алар югары медицина белеме алырга планлаштыра.
- Узган елда без, кызганычка каршы, тавыш бирүдә катнашмадык. Шулай булгач, бүген безнең дебют, - дип сөйли игезәкләр. - Сайлау участогына туган көнебездә килдек - менә дигән бүләк килеп чыкты. Шулкадәр игътибар безгә! Без табиб булырга хыялланабыз, чөнки республикада медицинаны үстерү өчен күп нәрсә эшләнә: заманча җиһазландырылган медицина үзәкләре һәм хоспислар төзелә, фән үсеш ала. Бүген без сәламәт милләт өчен тавыш бирдек.
Фото: "Туймазы хәбәрләре"