Сахай авылындагы 2308нче сайлау участогы рәисе Айрат Кәбиров билгеләвенчә, исемлек буенча биредә бер меңгә якын кеше тавыш бирә. Халык бик актив: гаиләләре белән киләләр, өлкән буынның күбесе исә үз фикерләрен сайлауның беренче көннәрендә үк белдерде, яшьләр дә мөһим вакыйгадан читтә калмый, ди Айрат Ильяс улы, сайлауларның тыныч һәм штат режимында үтүен билгеләп.
Махсус хәрби операциядәге якташларына ярдәм күрсәтү буенча төрле акцияләр биредә даими оештырыла. Менә бүген биредә авыл активистларыннан торган волонтерлар, урындагы мәктәп укучылары, укытучылар, ата-аналар бергәләшеп шундый изгелек акциясе оештырды. Күпфункцияле авыл клубы җитәкчесе Гөлнара Йөзлекбаева билгеләвенчә, авыл халкы изге эштән бервакытта да читтә калмый. Ә бүген бирегә килеп, республикабыз киләчәге өчен үз тавышларын бирү һәм изге эштә катнашу мөмкинлеге дә булды.
Фото: Рания Хисамова, Гөлнара Йөзлекбаева.