+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 сентябрь 2024, 09:45

“Шәфкатьлелек”тә - аерым сайлау участогы

Архангель районының Максим Горький авылында урнашкан “Шәфкатьлелек” картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр дә республикабыз тормышындагы мөһим вакыйгадан читтә калмый. Биредә 3532нче аерым сайлау участогы оештырылган. Анда 120 кеше тавыш бирә.

“Шәфкатьлелек”тә - аерым сайлау участогы“Шәфкатьлелек”тә - аерым сайлау участогы
“Шәфкатьлелек”тә - аерым сайлау участогы
Сайлау участогы рәисе Наталья Шпон билгеләвенчә, сайлауны биредә яшәүчеләр зур түземсезлек белән көткән. Һәр кеше үзенең гражданлык активлыгын күрсәтергә, шул рәвешле республикабызның киләчәгенә йогынты ясарга тиеш, дип исәпли алар.
Ә өч көн дәвамында барган сайлауларда аз мобильле гражданнар өчен дә үз фикерләрен белдерергә мөмкинлек булдырганнар. Бу вакытка “Шәфкатьлелек” тә бер гаилә булып яшәүчеләрнең күп өлеше – 105 кеше тавыш биргән дә инде.
“Шәфкатьлелек” тә танышып, биредә никахларын теркәүчеләр дә бар. Рәмил Абдулов һәм Ләйлә Җиһаншина, Данил Гыйльфанов һәм Алия Дәүләнова республика Башлыгын һәм район Советы депутатларын сайлауда парлашып катнаштылар.

Фото: Наталья Шпон.

 

“Шәфкатьлелек”тә - аерым сайлау участогы
“Шәфкатьлелек”тә - аерым сайлау участогы
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас