Иске Әпсәләм авылында яшәүче Алина Байрашева әлегә сайлау хокукына ия түгел: аңа 17 генә яшь. Шулай булуга карамастан, ул сайлау участогына әти-әнисе белән килеп, тавыш бирүнең ничек оештырылуын күрде.
- Кызганычка каршы, мин әле сайлауда үз тавышымны бирә алмыйм. Ләкин сайлау участогында булып, комиссиянең ничек эшләве, башка сайлаучыларның үз хокукларын ничек үтәве, нинди кәеф белән килүләрен күзәтү минем өчен бик мавыктыргыч булды. Мин үзем дә актив позицияле кеше, һәм безнең – яшьләрнең киләчәге яхшы булачак, дип ышанам, - ди Алина.
Фото: Авыргазы районы хакимияте.