Салонда ике өлкән кеше һәм өч бала була. 7 яшьлек малай югалган. Бу турыда Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналында хәбәр ителә.
Ял итүче кешеләр елга буена машинада килә, аның прицебында көймә була. Суга төшергән чакта көймә прицепны да, машинаны өстерәп суга алып кереп китә. Машина салонындагы кешеләр котыла, тик 7 яшьлек малай гына чыга алмый. Аны коткаручылар эзли.
Соңрак машинаны судан чыгаралар. Бала табылмаган. Аны эзләүне иртән дәвам итәчәкләр, диелә хәбәрдә.
Фото: "Башинформ"