+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
9 сентябрь 2024, 09:42

Өстәмә капитал туплыйм дисәң

Быел илебездә эшли башлаган озак вакытлы саклык программасының асылы нидән гыйбарәт?Быел илебездә яңа озак вакытлы саклык программасы (ПДС) эшли башлады. Анда 18 яшьтән өлкәнрәк һәр граждан катнаша ала. Бу программа кешегә акчасын арттырырга ярдәм итәчәк: ул керткән взносларга дәүләт үз финансларын да өсти. Мондый ярдәм сыйфатында елына 36 мең сумга кадәр өстәмә акча алырга мөмкин. Бу әле программаның барлык өстенлекләре дә түгел. Шулар хакында җентекләп бәян итәбез.

Өстәмә капитал туплыйм дисәңӨстәмә капитал туплыйм дисәң
Өстәмә капитал туплыйм дисәң
Максаты

Озак вакытлы саклык программасының төп максаты – гражданнарга өстәмә капитал тупларга ярдәм итү. Аны соңрак күчемсез милек яки автомобиль сатып алуга, балаларны укытуга яки үзеңне өстәмә пенсия белән тәэмин итүгә тотынырга мөмкин. Эшне бу программада катнашучы дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән килешү төзүдән башлыйсыз. Программаның төп өстенлеге шунда: аның буенча килешүнең беренче ун елында катнашучыларның взносына елына 36 мең сумга кадәр дәүләт финанслары кушыла. Мондый өстәмә акча алу өчен кертелергә тиешле минималь сумма – елына 2 мең сум, максималь сумма чикләнмәгән. Дәүләтнең нинди пропорцияләрдә акча өстәве программада катнашучының кеременә бәйле. Әгәр ул аена 80 мең сумга кадәр акча эшли икән, дәүләт тарафыннан финанслау бергә-бер булачак. Ягъни, елына 36 мең сум салып, дәүләттән нәкъ шул кадәр үк акча алачаксыз. Әгәр кереме 80 мең сумнан 150 мең сумга кадәр булса, нисбәт икегә бер булачак, ягъни дәүләттән 36 мең сум алу өчен елына 72 мең сум кертергә кирәк. Керем 150 мең сумнан артык булганда нисбәт дүрткә бер булачак. Бу халыкның аз керемле катламнарын яклау өчен эшләнгән.

Катнашу вакыты

Программада катнашу вакыты 15 ел тәшкил итә, шуның ун елында дәүләт сезгә үз финансларын өсти. Пенсионерлар да программада катнаша ала, әмма алар өчен катнашу вакыты чикләнмәгән. Шулай ук, мәсәлән, кыйммәтле дәвалау таләп ителсә яки гаиләдә туендыручы үлсә, программада катнашучылар акчаны вакытыннан алда алырга мөмкин. Ә менә эшләүче гражданнарның 2002 елдан 2014 елга кадәр туп­ланган мәҗбүри пенсия страховкасы кысаларында мондый мөмкинлек юк.

Пенсия тупланмасын да кертергә мөмкин

Тупланма пенсияңне дә озак вакытлы саклык программасына күчерергә мөмкин. Нинди сумма турында сүз баруын дәүләт хезмәтләре порталында белешмәгә заказ биреп тикшерергә мөмкин. Гадәттә ул берничә минут эчендә килә.

Акчаны ничек юлларга?

Әгәр кеше тупланган акчаны акрынлап алуны хуп күрә икән, исәптәге сумманы килешенгән вакытка бүлеп, ай саен тигез түләүләр белән түләячәкләр. Бу, мәсәлән, ике ел яки ун ел булырга мөмкин. Калганы да югалмаячак, ә варисларга күчәчәк.
Әгәр катнашучы тупланган акчаны гомерлек түләү рәвешендә алырга уйласа, сумма аның яшәү вакытына бүленә һәм шулай ук ай саен түләнә, ләкин бу очракта исәптәге акчаны мирас итеп калдырып булмый.
Җыелган сумманы программада катнашуның 15 еллык вакыты тәмамлангач, бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә дә алырга мөмкин. Бер тапкыр бирелә торган түләүне 55 яшькә (хатын-кызлар) һәм 60 яшькә (ир-егетләр) җиткән гражданнар да алала. Алар бер тапкыр 345 мең сумга кадәр алырга мөмкин. Сумма күбрәк булса, түләүләрне конкрет НПФ белән килешү шартлары нигезендә берничә ел дәвамында (ике елдан) ашыгыч пенсия рәвешендә алырга мөмкин.

Артык түләнгән салымны кире кайтару

Керем салымы кайтарыла торган максималь сумма әлегә 400 мең сум тәшкил итә, әмма хәзер аны 1 миллион сумга кадәр күтәрү мөмкинлеге карала. Ягъни, әлегә елына 52 мең сумга кадәр кайтарырга мөмкин. Артык түләнгән салымны кире кайтару катнашучылар өчен – ун ел, пенсионерлар һәм пенсия яшенә якынлашканнар өчен биш ел дәвамында гамәлдә була. Программада катнашучыларның акчасы страховкалау агентлыгы тарафыннан страховкаланган.

Үзенчәлекләр

Русия буенча 700 меңнән артык килешү төзелгән дә инде, шуның 18 меңе – Башкортстанда. Дәүләт тарафыннан финанс ярдәме алу пенсионерларны да кызыксындыра, өстәвенә, алар тупланган сумманы тиз ала. Әмма шуны да билгелик: аны алгач, программада катнашучы киләчәктә өстәмә дәүләт финансларына хокукын югалта. Сүз уңаеннан, килешүне үзеңә генә түгел, ә балаларга, якын туганнарга да төзергә мөмкин.

Күпме җыела?

80 мең сумга кадәр кереме булган кеше аена 3 мең сум кертсә, 15 ел эчендә ул 540 мең сум туплаячак. Дәүләт тарафыннан өстәлүче финансларны, инвестиция керемен һәм керем салымын кире кайтаруны исәпкә алып, аның исәбенә 1 миллион 909 мең сум акча керәчәк.

Кая мөрәҗәгать итәргә?

Программа операторлары исемлегенә кертелгән дәүләтнеке булмаган теләсә кайсы пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә була. Бу мәгълүматны Русия Банкы сайтында һәм программа турындагы сайтта табарга мөмкин, pds.napf.ru сылтамасы буенча күчкәч, шартнамә төзү инструкциясен күрерсез. Программада барлыгы 26 НПФ катнаша, бу исемлектән Башкортстанда тугыз фонд вәкиллеге эшли.

Дәүләткә нинди файдасы бар?

Дәүләт акчаны НПФ исәбенә салган кешегә бирә. Ә НПФ бу акчага кыйммәтле кәгазьләр сатып ала яки инфраструктура проектларына сала, димәк, акчалар икътисадта катнашуын дәвам итә. Дәүләт бу акчаларны якынча өч ел эчендә салым рәвешендә кайтарачак.
Акчаны мендәр астында саклау отышлы түгел, югары керемле бизнес сатып алу мөмкинлеге дә һәркемдә дә юк. Ә менә программада катнашып, зур булмаган суммалар кертеп, һәркем акча туп­лый ала.


Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас