+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
10 сентябрь 2024, 15:05

Күпмилләтле бригадада дуслык һәм бердәмлек җиңгән

Партизаннарны шундый итеп туплауга якташыбыз, “Кара генерал” Даян Мурзин зур көч салган.

Күпмилләтле бригадада дуслык һәм бердәмлек җиңгәнКүпмилләтле бригадада дуслык һәм бердәмлек җиңгән
Күпмилләтле бригадада дуслык һәм бердәмлек җиңгән
Роман Бабица – нәкъ Ян Жижка исемендәге партизаннар бригадасы сугышкан Валах краенда туып-үскән егет. Бала чагыннан ук партизаннар сугышы турында халыкта йөргән легендаларны ишетеп, алар яшәгән землянкаларны күреп үскән. Элек партизаннар яшеренгән урман-тауларда иптәш малайлары белән сугыш уены уйнаган. Боларның барысы да аның күңелендә 1944-45 елларда элекке Чехословакиядә хәрәкәт иткән Ян Жижка исемендәге 1нче партизаннар бригадасы турында күбрәк белү теләген тудырган.
Әйткәндәй, Роман Бабица хәзер инде үзе дә ике бала атасы, хатыны Оксана белән ике ул тәрбиялиләр. Бүген Романның кызыксынулары аның улларына да күчкән, чөнки партизан эзләрен, партизан бункер-землянкаларын алар да күреп үсә.

Сугыштан соңгы елларда Ян Жижка бригадасының батыр командиры Даян Баян улы Мурзин да Чехословакиягә 22 тапкыр килә. Аңа сугыш яраларын дәвалау максатында хөкүмәт тарафыннан Карловы Вары шифаханәсендә бушлай дәвалану мөмкинлеге дә бирелгән. Ләкин якташыбыз анда дәваланып кына ятмаган, кайчандыр үзе йөргән партизан эзләре буйлап үткән, халык белән очрашкан, хатыны Надежда Ермакова белән элек үзләре сугышкан төбәкләргә сәяхәт кылганнар. Халык белән очрашырга яратучы командирны шушындый мәлләрдә кечкенә Роман да күреп үсә. Яшүсмер аңа сокланып карый, әңгәмәләшә, үзен кызыксындырган сорауларын бирә. Үсеп ир корына җиткәч, бригада тарихы, анда сугышкан партизаннар язмышы турында тикшеренү эшләре башлый, архивларда утыра. Бүген әңгәмәдәшем “Кызыл таң” укучыларына үзенең тикшеренү нәтиҗәләрендә ачыклаган кайбер кызыклы мәгълүматларын җиткерергә тели.

– Роман, сөйләшүебезне нәр­сә­дән башларга теләр идең? Сине, ялгышмасам, партизаннар отряд­ла­рының күпмилләтле булуы да кызыксындыра иде.
– Нәкъ шулай, Ян Жижка бригадасы күпмилләтле булган. Ни өчен дигәндә, бригада командирлары отрядларга килгән яңа кешеләрне кабул иткәндә аларның кемлегенә карап тормаган. Отрядларда чехлар һәм словаклар гына булмаган, анда урыслар, украиннар, белоруслар, татарлар, казахлар, башкортлар, грузиннар, немецлар, концлагерьлардан качкан поляклар, румыннар, чегәннәр һәм башка халыклар да сугышкан. Моннан тыш, концлагерьдан качкан немец антифашист­лары исәбенә дә тулыланып торган. Төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, төрле милләтле кешеләрне нацизмга каршы сугышу, азатлык яулау рухы берләш­тергән.
Мине аларның бердәмлеге, гомер­ләрен куркыныч астына куеп, фашизмга каршы сугышулары электән сокландыра. Әле сүземне бригаданың иң яхшы отряд командирларының берсе, Даян Мурзинның уң кулы булган Василий Настенкодан башламакчымын. Аның бөтен тормыш юлын кызыксынып өйрәнгәннән соң, түбәндә­геләрне бәян итәсем килә.

Василий Настенко Киев өлкәсенең зур булмаган Яготин шәһәрендә 1921 елның 8 гыйнварында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Рязань артиллерия училищесында укый, 1939 елның 15 сен­тябрендә хәрби хезмәткә алына. Ул хезмәт иткән частьның немецларга каршы беренче сугышы Смоленскидан ерак булмаган Витебск шәһәре өчен була.

1941 елның 17 июлендә немецлар бу частьны камап ала. Әмма Настенко качып өлгерә, үзебезнекеләргә кушылгач, Дорогобуж һәм Вязьма җирләрендә разведка ротасы белән җитәкчелек итә, ләкин һәрвакыт диярлек немецлар тылында булу зур куркыныч тудыра. Нәтиҗәдә, болар янә камауда кала. Бу хәл 1941 елның 2 октябрендә була. Әмма немецлар кулга алыр алдыннан Настенко барлык хәрби документларын җиргә күмеп өлгерә, шунлыктан аны атмыйлар, ә кемнәр өлгер­мәгән, берсен дә аямыйлар.

Василий Настенконың сугыш язмышы шулкадәр яман һәм катлаулы, чәчләрең үрә торырлык! Бу хәлләрдән соң ул берничә концлагерьда була, берничә тапкыр качарга маташа, тик килеп чыкмый. Шунлыктан 1944 елның гыйнварында аны аерым карцерга утырталар, аннан соң Польшаның Катовице төрмәсендә аны асарга хөкем карары чыгарыла. Шулай итеп, 1944 елның 30 гыйнварында аны үзе кебек үк качарга маташучылар белән бергә асарга тиеш булалар. Әмма 24 гыйнварда Настенко, төрмә сакчысын үтереп, кача ала.
Хәл болай була: бер иптәше белән немец сакчысын үтереп, аның карабины белән коралланалар да, Бескид тауларына сыпырталар. Максатлары – әлбәттә, Ян Жижка партизаннарын эзләп табу. Юлда аларга үзләре кебек үк тирә-юнь концлагерьлардан качкан яңа кешеләр кушыла. Аларның күбесе совет кешеләре була.

Алгарак китеп әйткәндә, сугыштан соң Настенко өйләнә һәм гаиләсе белән Скороходовка районының Артемовка авылында яши. Боларның барысын да мин архив документларын өйрәнеп бәян итәм. Әйткәндәй, Настенко турында Даян Мурзин "Дошман тылындагы фронт" дигән китабында да җылы итеп телгә ала. Бу китапны миңа Сез – пани Миләүшә Уфадан алып килеп бүләк итте. Моның өчен Сезгә аерым рәхмәт!
– Зур хезмәтләрегез өчен үзегезгә рәхмәт! Сүзебезне дәвам итеп, үзегез ачыклаган башка мәгълүматлар белән дә уртаклашсагыз иде.

– 1944 елның 11 апрелендә Йозеф Пажениц исемле бер кеше "Ян Бил исемле танышымны эзлим" дигән сылтау белән совет качаклары төркеменә кушыла. Шулай алар барлыгы биш кеше булып китә. Болар башта бер-берсенә нык ышана, Настенко белән бергә Лондон аша тапшырылган совет радиограммаларын тыңлыйлар. Әлбәттә, юлда качакларга бөтенләй ят кешеләр ярдәм итә: аларның керен юа, ашата-эчерә, куркыныч туганда искәртә һ. б. Шулай итеп, шушы биш кеше белән бергә булган Настенко Түбән, Урта һәм Тау Бечвасы авылларында төрле кеше­ләрдә яшеренә-яшеренә партизаннарны эзли. Чөнки бу вакытта халык арасында “Бескид тауларына совет партизаннары төшкән икән” дигән хәбәр тарала. Бу хәбәр халыкта да, Настенко төркемендә дә очрашуга ышаныч тудыра.

1944 елның 4 октябрендә Моравия­дән Словакиягә әйләнеп кайткач, бәхеткә, аларга Ян Жижка партизаннар бригадасын очратырга мөмкинлек туа һәм бу төркем капитан Мурзинга кушылу максатында аны эзләвен дәвам итә. Ул вакытта Ян Жижка отрядының беренче командиры башта – Башкортстанда Кушнаренко разведка мәктә­бендә, аннары Киевта әзерлек үткән утыз яшьлек Ян Ушияк була. Тик Настенко төркеме аның землянкасын тиз генә эзләп таба алмый, моның өчен аларга байтак көн йөрергә туры килә. Ниһаять, юллары уңа аларның. Ян Жижка отрядына кушылганнан соң нәкъ Настенко төркеме Ян Жижка партизаннарына ничек итеп Моравия чиген уңышлы үтәргә мөмкин булуы турында хәбәр итә.

Әмма бу эш тә кичектерелеп кала, чөнки отрядка немецлар тарафыннан яшерен конфидент кертелә. Ул Мирослав Яшек исемле чех кешесе була. Немецлар үзләренә тынгы бирмәгән Ян Жижка партизаннарын юк итү буенча көне-төне көрәшә. Һәм, әйдә, үз кешеләре сатсын, дип, шушы кешене җибәрәләр. Мөгаен, чех кешесе булгач, ышанырлар, дип өмет­ләнәләр. Әйдә, йөрсен, белсен, күрсен, тик ышансыннар гына! Шулай без сезне үз кешеләрегез аша юк итәчәкбез, дип өметләнә болар. Башта бу сатлыкҗан, чын­нан да, зур тырышлык салып, партизан исемен күтәреп йөри, ләкин хәрби опера­цияләрдә катнашмый, һәрвакыт читтә кала. Шулай, Бескид тауларындагы бөтен партизан бункерларын карап, юлларны өйрәнеп йөри торгач, көннәрдән бер көнне кинәт юкка чыга. Бу сатлыкҗан үзе артыннан СС солдатларын ияртеп алып килгәч, партизаннар белән немецлар арасында каты сугыш куба.

– Шул турыдагы тикшеренүлә­регез турында да әйтеп үтсәгез иде.
– 1944 елның 2 ноябрендә Княгиня тавы итәгендә Франтишек Моло, Йозеф Кавчиак, Станислав Коза, Ружена Валентова, Борис Рабенштейн, радист Владимир Коломацкий, Александра Тимохова, Ондрей Мелик исемле һәм башка урыс, украин, чех, словак партизаннары барлыкка килә. Әмма аларның барысын да җитди сынаулар көтә.
 
Ә эш болай була: 1944 елның 2 ноябрендә отрядта партизан исеме астында йөргән ниндидер сатлыкҗан җиткергән хәбәр нәтиҗәсендә геста­поның СС солдатлары отрядны уратып ала. Ике арада каты атыш, сугыш китә. Нәтиҗәдә, Ушияк белән Мурзин, Франтишек Моло, Василий Настенко, разведчик Станислав Коза каты яраланалар, алты партизан һәлак була. Немецлар партизаннарны тереләй кулга төшерү максаты белән сугыша. Шушы максат белән алар штаб начальнигы Мурзинның – аягына, ә командир Ушиякның автомат тоткан уң кулына ата, командирның икенче кулы да яралана. Бу сугышта немецлар радист­ларның икесен дә аталар, шунлыктан отрядның радиограмма аппараты һәм барлык документлары немецлар кулына төшә. Иң аянычлысы шул – отрядка кертелгән сатлыкҗанның пулялары да иң асыл партизаннарның башына җитә. Шуларның берсе Грековскийны, мәсәлән, арттан аркасына атып үтерәләр.

– Ушияк белән Мурзинның арытабангы язмышлары ничек була?

– Бу хәлдән соң Даян Мурзин урманчы Ян Ткачның урманда казыган землянкасында яшеренеп тере кала, ә Степанов, аны эзләтү өчен отряд артыннан отряд җибәреп, айга якын вакыттан соң гына эзләп табалар. Ике кулы да яралы поручик Ян Ушияк башта куе урман эчендә яшеренеп йөри, шуннан соң ату тавышлары тынгач, турист­лар өчен салынган ресторан хуҗасы Йозеф Кубан исемле кешенең кунак­ханәсенә барып сыена. Бу кеше аңа беренче ярдәмне күрсәтә.

Арытаба Кубан сатлыкҗан Дворжак белән аны Мартиньякка якын яшәүче Мацурова фамилияле өлкән яшьтәге бер әбекәйнең өенә китерәләр. Карчыкның Ярослав һәм Йозеф исемле уллары була, алар Ушиякка ярдәм итә: якынча көндезге икенче яртыда Олджих Махандр исемле кешенең машинасында Дворжак белән аның Челаднадагы өенә алып киләләр. Анда аларга Карел Винклер исемле кеше дә ярдәм итә. Бу хәл 1944 елның 3 ноябрендә, җомга көнне була.

Ә аягы яраланган Даян Мурзин, авыртынуларына карамыйча, Магура тавыннан җәяүләп урманчы Йозеф Бернатка һәм Йозеф Клепаче исемле урманчыларның йортына бара. Клепаче исемлесе аны төнге сәгать икедә Разтоцеда яшәүче Ян Кженовский исемле кешенең йортына илтә. Анда барысы бергәләп командирның яралы аягын чистарталар, канга баткан ярасын эшкәртеп, бинт белән бәйләп куялар һәм, яралары төзәлгәнче дип, Знайка хуторында яшәүче Инджих Ткач исемле урманчының землянкасына урнаштыралар. Әмма исемнәре алда телгә алынган кешеләрнең берсе дә Мурзинны үзенең өендә яшәтергә ризалашмый, чөнки гестапочылар тапкан очракта, барысын да гаиләләре белән бергә атарлар яисә асарлар иде.
– Командиры, штаб начальнигы булмаган вакытта Ян Жижка отряды ничек сакланып калган соң?

– Бу вакытта комиссар Иван Степанов отряд белән вакытлыча идарә итә һәм бөтенләй диярлек юк ителгән отрядны саклап алып калу өчен зур тырышлык сала. Алай гына да түгел: немецларга каршы хәрби операцияләр оештыра. Шуларның иң уңышлысы – Всетин-Валах Мезижицсы – Границе – Пшеров юнәле­шендә хәрәкәт иткән Петр Будько җитәкчелегендәге отряд­ның барлыкка килүен, һәм аның белән зур уңышларга ирешүен билгеләргә кирәк. Ә немецлар бу вакытта, без җиңдек, партизаннарны кырып бетердек, дип шатлана. Тик иртәрәк шатланалар: Даян Мурзин табыла, әмма, ни кызганыч, Ушияк һәлак була. Ул хыянәтче Дворжакның үзе янында гестапо солдатларын алып килүен күргәч тә хәлне аңлап ала. Шунда ике арада атыш башлана. Әмма Ушиякның автоматында патроннары аз калган була, немецлар кулына төшмәс өчен ул соңгы пуляны үзенә ата.

Иван Петрович Степанов исә командир Ушияк һәм штаб начальнигы Мурзин булмаган вакытта, тимер юлларда диверсия батальонын оештырып, аны роталарга һәм бәләкәй төркемнәргә бүлә. Шулай эшләү партизаннарга операцияләрне җитезрәк үткәрергә мөмкинлек бирә, төркемләп эш итү немецларга каршы сугышканда да җиңелрәк булган. Төп һөҗүм­не ясау буенча формалашкан отрядлар белән Петр Будько, Москаленко һәм Һоуфка җитәкчелек итәләр. Шулай итеп, Ян Жижка партизаннары командир Ушияк белән штаб начальнигы Даян Мурзин булмаган чакта да немецларга тынгылык бирми: фашистларның коммуника­цияләрен кисәләр, тылда халык арасында һәм заводларда аңлату эшләре алып баралар, саботажлык оештыралар, корал табалар. Мондый эшләрнең барысын да партизаннар зур тырышлык белән аткара.
– Василий Настенкога кагылышлы тагын да нинди мәгъ­лүматларга юлыктыгыз? Аны урындагы халык та, Даян Мурзин да бик хөрмәт иткән, дигәнне укыганым бар.

– Гестапочылар партизаннарны эзәр­лекләп юк итү максатында “Тесак” дип аталган операция оештыра. 1944 елның 18 декабрендә СС штурмшарфюреры Краузе исем
ле офицер Гошталковага килә. Шунда ук тагын Герден исемле берәү килә. Герден СС гестапочылары белән бер өйгә кереп китә, ә дүрт кеше тышта кала. Өйдә Герденны совет партизаннары атып үтерә, ә Юранка исемлесенең кул чуклары яралана. Голан биләмәләрендә совет партизаннарын яшергән, яшәткән өчен йорт хуҗалары төрмәгә ябыла. Ә бит нәкъ шушы эчкерсез кешеләр, үзләренең гомерен куркыныч астына куеп, совет офицеры Василий Настенконы да яшергән була. Бу үзе бер батырлык түгелмени?!

Әңгәмәдәш – Миләүшә ГОДБОДЬ.
Фотолар Роман Бабица архивыннан алынды.
(Дәвамы бар).

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас