Уфада ирле-хатынлы яшь пар аферистлар корбаны булган.
32 яшьлек зыян күрүче полициядә ире белән машина сатып алырга теләүләре һәм сайтта аларга охшаган белдерү табулары турында сөйләгән. Сатучы компания менеджеры аларга, автомобильне чит илдән кайтарырга кирәк, шуңа аны "таможнядан үткәрергә" кирәк булачак, дип аңлата. Яшьләр моның өчен аферистка 65 мең сум күчергән.
Аннары “менеджер" тагын 600 мең сум таләп иткән — уфалылар янә түләгән. Өченчегә тагын акча таптыра башлагач, барысы да ачыкланган.
Шунда гына ир белән хатын полициягә мөрәҗәгать иткән.
Халыкның беркатлылыгына һушлар китмәле!