Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл биләмәсен – Җиңү паркын тәртипкә китерүдә авылның олысы-кечесе катнашты. Исмәгыйль авыл биләмәсе хакимияте, урындагы мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, социаль объектларны җылылык белән тәэмин итүче казанлык коллективлары, укучылар һәм авыл халкы изге эшкә зур теләк белән кушылды.
Авыл биләмәсе башлыгы Илфат Газизов билгеләвенчә, агымдагы елда исмәгыйльлеләр Җиңү паркын төзекләндерү проекты белән “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында җиңеп чыккан. Әлеге программа чикләрендә җыелган 1 миллион 580 мең сум акчага Җиңү паркында бихисап эшләр башкарылачак: Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемлеге язылган тактаташлар яңартылачак, алар эленеп торган бетон стена да кирпечтән күтәреләчәк. Мәйдан уртасындагы солдат һәйкәле ремонтланачак, ә мәңгелек утка газүткәргеч сузылачак. Шулай ук биләмәгә брусчатка җәеләчәк һәм басмалары яңартылачак. Тиздән подрядчы оешма билгеләнеп, биредә эшләр башланачак. Ә аңа кадәр авыл халкы биредә өмә үткәреп, биләмәне тәртипкә китерде.
Эшләр ике сәгатьтән артык дәвам итте. Өмәчеләр тулысынча коралланып: ир-атлар – үләнне чабу өчен триммер һәм чалгылар, балта, пычкы белән коралланып килсә, хатын-кызларның кулында урак иде. Өлкәннәр биләмәне куаклардан, чүп-чардан чистартты, яңгырлы җәй дәвамында биек булып үскән үләнне чапты, ә балалар, апа-абыйларына ияреп, чүпләрне билгеләнгән урынга ташып торды. Шунысы куанычлы, кечкенә балалардан башлап, сиксәненче дистәне куучылар да өмәдә актив катнашты. Данияр Газизовка, мәсәлән, әле нибары 6 яшь, ләкин әти-әнисенә ияреп, ул да киселгән агач ботакларын йөгертеп ташып торды. Фәнисә апа Исламгазинага 72 яшь, ул да өмәнең ахырына кадәр барлык көчен салып эшләде. Әлеге вакытта аның ике улы - махсус хәрби операция зонасында. Газиз балаларының һәм барлык яугирләрнең исән-имин әйләнеп кайтулары өчен көн саен догаларын юллап, үзе дә менә шулай кулыннан килгәнчә авыл тормышында катнашып, ярдәмләшеп яши.
Алдагы елда исмәгыйльлеләр “Аек авыл” программасында да катнашырга ниятли һәм анда җиңү яулау өчен актив эшчәнлек алып бара, әлеге өмә дә шул исемлектәге чараларның берсе. Шул ук вакытта ул исмәгыйльлеләрнең тырышып эшли дә, матур итеп ял итә белүләрен дә ачык күрсәтте. Эш тәмамлагач, барысы да һәйкәл янына җыелды. Урындагы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Әхмәтовлар гаилә ансамбле әзерләгән концерт һәркемнең күңенә хуш килде. Моңлы җырлар тыңлаганнан соң арыганлык та кимеде кебек. Концерт барышында күптән түгел 75 яшьлек юбилеен билгеләгән Исмәгыйль авыл биләмәсенең Ветераннар советы рәисе Фәрит Нагаевны бүләкләп үтү дә – күркәм мизгелләрнең берсе булды.
Ә аннары өмәчеләр Газизовлар гаиләсе тарафыннан корылган табын артына җыелып, Гөлнара Нагаева һәм Зөлфия Сәйфетдинова пешергән тәмле итле ботка, кайнар чәй белән сыйландылар. Өмә ахырында җыелышып утырып ашау — шулай ук күркәм гадәт. Ул ачыкканны басу гына түгел, үзенә күрә бер тәрбия дәресе, әхлак чагылышы да.
Гомер-гомергә татар авылларында күп көч сорый торган эшне әнә шулай бергәләшеп, өмә итеп башкарганнар. Менә әлеге өмәнең дә файдасы зур булды – Исмәгыйль авылының Җиңү паркы күзгә күренеп чистарды, матурланды, яшәрде. Ә инде Бөек Җиңүнең 80 еллыгын ул тулысынча яңартылып, күркәм төс белән каршы алачак. Үткәненә зур хөрмәт белән караган, ата-бабаларына рәхмәтле булып яшәгән исмәгыйльлеләр моның өчен зур тырышлык сала. Әлеге чара белән дә алар көчнең бердәмлектә булуын үзләренең үрнәгендә исбат итте һәм яшь буынга да һәрвакыт ярдәмчел һәм бердәм булып, авылның киләчәген хәстәрләп яшәргә кирәклеген күрсәтте.
Фото: Эльвира Ямалетдинова.