Лилия Бәширова, 229нчы автобустан:
- Сентябрь башын куркып көтеп торабыз инде - яраткан бәбекәйләребез укырга йөри башлый бит! Ул балаларны өйдән кемнәр озатып кала икән... Өчәү барабыз менә, онкология деспансерына сеңлебезне озатабыз. Утырырга урын юк, кызлар-малайлар шахтада күмер кисәргә бара күрәсең. Барып җиткәч ни булыр әле тагын...
Рөстәм Габбасов, УМПОдан эштән кайтып килә:
- Көн дә шушы хәлне күреп җан әрни - егет-кызлар "наушник"лар киеп телефонга баккан, алар янында әби-бабайлар, апа-абыйлар баскан. Ник бер кеше кисәтү ясасын! Бу "маңка танау"лардан курка торган буынга әйләндек бит, нишләдек без?!
Марина, әлеге маршрутта йөрүче:
- Оныкларын мәктәптән алып кайтучы әбиләргә сүз әйтеп кара син! Малайлар өлкәннәргә урын бирсә дә ярар иде. Ирләрне үзебез тәрбиялибез, нишләп сирәк булмасын инде алар... Киләчәктә шуларга өмет итәргә кирәкме икән?
...Автобустагы бу гәпкә ике генә тукталышка җитте түзем. Иртәгә баласын кем юлга озата анда?!
Автор фотосы.