Гаризалар кабул итү ачык һәм 2024 елның 30 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Катнашуга 2024 елның 1 гыйнварыннан 20 ноябренә кадәр матбугат, интернет-киңкүләм мәгълүмат чараларында, социаль медиаларда, блогларда, телеграм-каналларда бастырылган матбугат, телевидение һәм радиоэфир материаллары кабул ителә.
Конкурс 2022 елдан бирле үткәрелә. Аның бурычы — җәмәгатьчелекнең игътибарын финанс белеме проблемасына җәлеп итү һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсен яхшырту. Оештыручылар булып Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Финанс министрлыгы, Русия Урал Банкының Башкортстан бүлеге, Башкортстан Финанс тикшеренүләре үзәге, республиканың Журналистлар берлеге тора.
Катнашуга республикада тәкъдим ителгән барлык киңкүләм мәгълүмат чаралары (телевидение, радио, интернет-ресурслар, матбугат басмалары) журналистлары, шул исәптән штаттан тыш хәбәрчеләр, шулай ук блогерлар һәм 1 меңнән артык язылучысы булган телеграм-канал авторлары чакырыла.
Конкурс алты номинация буенча үткәрелә. Һәр номинациядә өчәр җиңүче – беренче, икенче һәм өченче урын алучылар билгеләнә.
Конкурс материаллары түбәндәге тематик юнәлешләргә туры килергә тиеш: шәхси һәм гаилә бюджеты белән эш итү, финанс хезмәтләреннән һәм инструментларыннан файдалану, страховкалау, инвестицияләр, финанс базарында мошенниклыкка каршы тору, киберхәвефсезлек, финанс базарын санлаштыру һәм инновацион сервислар, финанс хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклау, акча әйләнеше, салымнар, пенсияләр, шулай ук үзмәшгульләрнең һәм кече һәм урта эшкуарлык вәкилләренең финанс грамоталылыгын арттыру.
Реклама материаллары һәм фәнни мәкаләләр конкурска кертелми.
Бер мөрәҗәгать итүче берничә номинациядә катнаша ала.
Катнашу өчен гаризаны (конкурс турындагы нигезләмәнең 1нче кушымтасы) билгеләнгән форма буенча тутырырга һәм аны конкурс материаллары һәм шәхси белешмәләрне эшкәртүгә ризалык белән бергә электрон почта аша җибәрергә кирәк (конкурс турындагы Нигезләмәнең 2нче кушымтасы): pr0dengi.prosto@yandex.ru
Конкурс турындагы Нигезләмә түбәндәге сылтама буенча: https://pressarb.bashkortostan.ru/documents/other/563152/
Җиңүчеләрне бүләкләү 2025 елның гыйнварында Русия матбугаты көнен бәйрәм итүдә булачак. Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар (сертификатлар) алачак.