+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
13 сентябрь 2024, 18:50

Һаман шул бер үк тырмага басабыз...

Уяу булыгыз, алдакчылар көннән-көн остара.

Һаман шул бер үк тырмага басабыз...Һаман шул бер үк тырмага басабыз...
Һаман шул бер үк тырмага басабыз...

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре даими рәвештә кисәтүләр ясап торуга карамас­тан, халык аферистлар тозагына эләгүен дәвам итә. “Банктан”, “полициядән”, “хәвефсезлек хезмәтеннән” шалтыраталар икән, телефон трубкасын шунда ук салырга һәм сөйләшүне дәвам итмәскә, дигән кисәтүләр хәзер барлык үтүкләрдән яңгырый шикелле.
Ул гына да түгел, банк картасы, шәхси кабинет яки санлы кодларны әйтергә ярамаганлыгын да беләләр кебек. Ләкин бер үк тырмага басу – безнең халыкның яраткан шөгыле диярсең. Нигә шулкадәр ышанып барабыз соң? Ярый әле алдакчылар тозагына эләгүчеләр пенсионерлар гына булса, яшьләр дә барлы-юклы акчаларыннан колак кага. Көн тудымы, шундый бер хәбәр ишетергә туры килә.

Әйе, соңгы елларда иң киң таралган җинаятьләрнең берсе – кәрәзле элемтә чаралары һәм Интернет аша алдау. Нинди генә ысуллар юк хәзер! Мәсәлән, алдакчылар сезнең номерга шалтырата һәм сезнең бәлагә тарыган якын туганыгызга ярдәм итү өчен билгеле бер күләмдә акча кирәклеген әйтә. Бу очракта, билгеле, тәү чиратта якын кешегезнең үзенә шалтыратырга кирәк. Ул телефонын алмый икән, башка туганнар да бар бит. Андый-мондый хәл була калса, башкалар да бу хакта ни дә булса белер иде, яки сезгә бу очракта нәрсә эшләргә киңәш итәчәк. Әлбәттә, төн уртасында шалтыратсалар, гадәттә, алдакчылар шулай эшли дә, югалып, куркып калуың бар. Шуңа, акча күчергәнче, ышанычлы кеше белән киңәшләшү мөһим.
Икенче ысул аеруча киң таралган. Сездән банкта счетны ябу уңаеннан банк картасының пин-кодын хәбәр итүне сорыйлар. Моны исә чын банк хезмәткәрләре дә сорарга тиеш түгел.
Тагын бер ысул: сез Интернетта әйбер сату-алу турында белдерү урнаштырасыз. Алдакчылар шалтыратып, сез тәкъдим иткән товарга түләү яки алар тәкъдим иткән товарга түләү өчен сезнең банк картасы мәгъ­лүматларын һәм аның пин-кодын хәбәр итүегезне сорый. Икенче төрлерәк тә булуы мөмкин: товарлар тәкъдим ителгән сайтка кереп, үзегезгә кирәк булган әйберне эзлисез. Табасыз. Шалтыраткач, сезгә сумманың бер өлешен билгеләнгән номер буенча күчерә торырга кушалар. Янәсе, башкаларга сатып җибәрмәс өчен. Әле күптән түгел генә Кырмыскалы районы кешесе нәкъ шундыйрак хәлгә тарыды да инде. Ул 312 мең сум акчасыннан колак какты.
Беренче карашка, шундый бәлагә тарырмын, дип уйламагандыр да үзе. Бишаул-Уңгар авылында яшәүче 1984 елгы ир-ат “Авито”да башка урыннарга караганда очсызрак хакка такта сатылуы турында игълан күреп кала. Шалтыратып белешкәннән соң, аның ватсапп номерына барлык сумманы күчерү өчен реквизитлар күрсәтелгән килешү җибәрәләр. Аны-моны уйламый, әлеге килешүгә ярашлы, ир билгеләнгән сумманы күчерә. Шуның белән такта сатучы белән элемтә өзелә. Соңыннан, полициягә мөрә­җәгать иткәч кенә, әлеге килешүнең ялган булуы, ә реквизитларның билге­ләнгән оешманыкы булмавы ачыклана. Ләкин акчаны хәзер кайтарып алып булмый. Ә ул агач материаллар сату кибете ачарга ниятләп йөргән. Ләкин үзенең игътибарсызлыгы аркасында бу хыялын әлегә тормышка ашыра алмый инде. Кызганыч!

Күпме генә сөйләп торсалар да, кешеләр кисәтүләргә колак салырга ашыкмый шул. Хәер, алдакчылар да тик ятмый. Акча эшләүнең әллә нинди яңа ысулларын уйлап таба.
Җиңел юл белән акча эшләү ысулларын тәкъдим итүчеләргә, башлыча, социаль челтәрләрдә юлыгырга мөм­кин. Әйткәндәй, район авылларының берсендә яшәүче бер хатын авыр булмаган, шул ук вакытта акчалы эш вәгъдә иткән мошенниклар тозагына эләгә. “Маркетплейс”ларның (сату һәм сатып алу өчен онлайн-платформа) берсендә уңай отзывлар язу гына таләп ителгән эшкә урнашып, аферистларга 600 мең сумнан артык акчасын бирә, аның күп өлеше – кредит. Билгеле бит инде, урнашканда ук акча сорыйлар икән, ниндидер сорау туарга тиеш. Юк шул! Шуңа нәтиҗәсе дә менә шундый.

Әле күптән түгел генә социаль челтәрләрнең берсендә минем үземә дә шундыйрак ысул белән акча эшләргә тәкъдим ителгән смс-хәбәр килде. Белеп-аңлап торам: алдакчылар бу! Әле эшләп-эшләп тә әллә ни акча юнәтеп булмый. Ә монда өйдән чыкмыйча гына да аена 360 мең сумга кадәр акча эшләргә мөмкин икән. Кызыкмаган җирдән кызыгырсың. Эше дә чүп кенә. Онлайн кибетләрдәге товарларның фотоларын карап утырырга кирәк. Иии, бүгенге Интернет заманында акча түләмәсәләр дә, бик яхшы башкарабыз бу эшне. “Акча эшләргә теләсәгез, “берле” төймәсенә басып, җавап җибәрегез”, – диелгән смс-хәбәрдә. Шулай эшләдем дә. Ун минут та үтмәде, үзен Елена дип таныштырган “ярдәмче” яза. Баксаң, диваннан тормыйча гына аена 30 мең сумнан 360 мең сумга кадәр акча эшләп була икән. Интернетта кайчан теләсәң, шунда утырырга мөмкин. Әмма бер шарт бар: эшкә тотынганчы ким дигәндә ун мең сум күләмендә взнос яки беренчел кертем түләргә кирәк. Махсус счетка күбрәк акча күчергән саен, зуррак хезмәт хакы алу мөмкинлеге дә артачак, имеш. “Түләгән акчагызны бер ай эчендә артыгы белән кире кайтара алачаксыз”, – дип үсендерергә тырыша кыз. Шуннан артыгын язышмадык. Еленаның телефон номерын “кара” исемлеккә озаттым. Бу – мошенникларның чираттагы тозагы икәне аңлашыла, әлбәттә.

Уйлап карагыз әле, һәр кеше ун мең сум акча күчерсә дә (ә аена 360 мең сум хезмәт хакы алу өчен 50 мең сум күчерергә өндиләр), тамчыдан, кем әйтмешли, күл түгел, океан җыелачак. Моның ише “эш” тәкъдим итүчеләр бер үк төрле схема буенча эшли. Алар, күбрәк кеше җәлеп итеп, мөмкин кадәр тизрәк акча савып калырга тырыша. Гомумән, Интернетта эш эзләгәндә сак булырга кирәк. Таныш түгел кешеләр белән аралаша башлаганчы, смс-хәбәр килгән телефон номерын рәсми чыганаклар аша тикшерергә киңәш ителә. Еш кына мондый шалтыратулар чит илдән килә. Шуңа күрә Интернетта күпмедер акча эшләп өлгерсәгез дә, “хезмәт хакы”гызны барыбер алалмаячаксыз. Әйт­кәндәй, югарыда телгә алган ханым белән дә нәкъ шулай килеп чыккан.

Әйе, мондый очраклар күп, шуңа мошенниклар элемтәгә керсә, аларны тану әллә ни авыр түгел дә кебек.
Ләкин шушы көннәрдә генә булган хәбәр күпләрне хәйран калдыргандыр. Телевизор карап утырган җирдән акчаңны салдырып алсыннар әле! Башка сыймаслык хәл! Кырмыскалыда яшәүче 33 яшьлек ханым үзен алдаулары турында гариза белән полициягә мөрәҗәгать итә. Ул 275 мең сум акчасыннан колак каккан. Бу акчаны ул “күңелен чистарту” өчен түләгән. Ә хәл бер телевизион каналдагы тапшырудан башлана. Экранда күрсә­телгән телефон номеры буенча шалтыратырга карар итә. Сөйләшү барышында күңелен чистарту, ритуаль предметлар, саклау чаралары сатып алу теләге туа. Моның өчен аңа 275 мең сум түләргә кирәк икән. Төрле банк­лардан кредит алып, ул бу сумманы әйтелгән счетка күчерә. Көлсәң – көл, еласаң – ела, дигән кебек инде.

Менә шулай, алдакчылар тик ятмый. Киресенчә, көннән-көн остара, шомара, кешеләрне алдап, төп башына утыртуның әллә нинди ысулларын табып кына торалар. Балык капмаса, балыкчылар да ул сулыкка башкача бармас иде. Ни кызганыч, алдакчылар турында даими искәртеп торуга карамастан, алар кармагына эләгүчеләр һаман очрап тора. Төрле юллар белән кешеләрне алдаучыларны көн саен диярлек тотып торалар, әмма моңа карап алар кимеми. Шуңа күрә, уяу булыйк!

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас