+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
14 сентябрь 2024, 06:51

Керпене күмәргә ярамый

Чүплеккә ташларга да ярамый. Ни өчен?

Керпене күмәргә ярамыйКерпене күмәргә ярамый
Керпене күмәргә ярамый

Әгәр сез салкын айларда "үле" керпе тапсагыз, аны күммәгез, чүп чиләгенә ташламагыз, дип кисәтә белгечләр.

Беркем дә үз ишегалдында яки юлда үлгән хайванны күрергә теләми, ләкин бу ноябрьдән мартка кадәр йокыга китә торган керпе булырга мөмкин.

Алар гадәттә хәвефтән качар өчен чокыр казый, ләкин бездә яшеллекләр, куаклар яки урманнар кими бара, һәм аларга кыш чыгар өчен хәвефсез урын табу кыенлаша.

Кайбер керпеләр сезнең ишегалдына йокыга китү өчен хәвефсезлек һәм җылылык эзләп килергә мөмкин, кайберәүләр эзләүдән шулкадәр арыган була ки, ахыр чиктә төрле урында, мәсәлән, юл кырыенда яки тротуарларда йоклап китә. Аларны ышык урынга күчереп салу яхшырак.

Фото: "Природа и мы" журанлыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас