+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 сентябрь , 08:20

Яшьлектә сизелмәсә дә, картлыкта сиздерә...

20 яшьтә эчкән бер бокал шәраб 60 яшьтә өч бокал булып тоелачак. Ни өчен шулай?

Яшьлектә сизелмәсә дә, картлыкта сиздерә...
Яшьлектә сизелмәсә дә, картлыкта сиздерә...

* Организмда су микъдарының кимүе зур әһәмияткә ия, чөнки алкоголь суда эри. Ягъни әгәр 80 яшьтә сез 20 яшьтәге кебек үк спиртлы эчемлекләр куллансагыз, аның кандагы дәрәҗәсе күпкә югарырак булачак. Исерү дистәләгән еллар элек булганнан күпкә иртәрәк башланачак.
 
* Хатын-кызлар тизрәк исерә, өстәвенә, теләсә кайсы яшьтә, чөнки аларның организмында су ир-егетләрнекенә караганда азрак. Шулай ук, аларда алкоголь метаболизмына ярдәм итә торган ашказаны ферменты да азрак.
 
* Болардан тыш, яшь барган саен алкогольне эшкәртүче ферментларның активлыгы кими. Нәтиҗәдә спиртлы эчемлекләрнең тәэсире тизрәк арта һәм озаграк дәвам итә.
 
* Баш мие, шулай ук, алкогольгә сизгеррәк була бара, шуңа күрә сез өлкәнрәк булган саен, координация яисә тигезлек белән проблемалар куркынычы да югарырак.
 
* Өлкән яшьтәге кешеләр еш кына яшьрәк вакыттагыга караганда күбрәк дару эчә. Һәм рецептсыз бирелә, мәсәлән, тынычландыра, йоклата һәм авыртуны баса торган препаратлар алкоголь белән ярашмаска, бу даруларның нәтиҗәсе артуына яисә кимүенә китерергә мөмкин.
 
* Әгәр элек алкогольне көн саен аз микъдарда куллану файдалы, дип саналган булса, хәзер күп кенә белгечләр аны, депрессияне көчәйтүгә, кан басымын күтәрүгә һәм йөрәк ритмы бозылуга китерергә мөмкин, дип әйтә.
 
* Алкоголь, шулай ук, йокыга комачаулый. Еш кына кешеләр йоклар алдыннан аз гына күләмдә спиртлы эчемлек эчә, әмма ул төнге ял итү структурасын боза, йокыны өзек-өзек итә.
 
* Яшь барган саен күп кенә хроник авырулар үсеше ихтималы арта, һәм алкоголь куллану бу хәвефләрнең кайберләрен көчәйтергә мөмкин. Алкогольне даими куллану бавыр авырулары, баш мие һәм муен яман шеше үсешенең төп факторы булып тора, ә алкогольне даими куллану когнитив сәләтләрнең кимүенә һәм баш мие атрофиясенә китерә.
 
* Тикшеренүләр күрсәтүенчә, көненә бер генә алкогольле эчемлек куллану да хатын-кызларда күкрәк бизе яман шеше үсеше куркынычын арттыра.
 
* Алкоголь кулланыргамы, юкмы –─ сезнең эш, ул сәламәтлек торышына һәм билгеле бер дарулар кабул итүгә нигезләнергә тиеш. Эчәр алдыннан капкалап алырга тырышыгыз. Шулай ук, сусызланудан саклану өчен гадәти су яисә теләсә нинди алкогольсез эчемлекләр куллануны арттырыгыз.
 
* Күпләр үзләрендә яшь үтү белән алкогольгә сизгерлекнең артуын аңламый. Бу проблемага игътибар итү бик мөһим, чөнки яшь барган саен, спиртлы эчемлекләр үз-үзегезне тотышыгызда һәм когнитив процессларда зур бозылуларга китерә.
 
* Яшь барган саен сезнең организм үзгәрә. Мәсәлән, тәндә май проценты арта, хәтта гәүдәнең массасы үзгәрешсез калса да. Шул ук вакытта организмда су микъдары кими.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: