Үзенең машиинасы югалуы турында полициягә 42 яшьлек ир хәбәр иткән. Ул аны йорт алдына куйган, әмма бер сәгатьтән соң машина юкка чыккан. Тиздән ачыкланганча, автомобильне Салават районының Мәчетле авылыннан 39 яшьлек хатын-кыз урлаган.
Баксаң, бер табыннан соң исерек хатын кинәт кенә әти-әнисен исенә төшерә һәм аларның хәлен белергә була. Аның алдында кирәкле адреска барып җитү ысулы турындагы мәсьәлә килеп баса. Хәстәрлекле бала якыннары янына кайтырга очраклы машинаны урларга була.
Дөрес, ерак китә алмый. Автоның «урлауга каршы системасы» эшли башлый— инде өч чакрымнан соң «ВАЗ» автомобиле сүнә. Машинаны кабызырга берничә тапкыр уңышсыз омтылыш ясаганнан соң, хатын бу ниятен ташлап, өенә кайтып китә. Каракны тиздән тоткарлыйлар.
Фото: "Башинформ"