+3 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 сентябрь , 08:03

"Эшлисе килми..."

Аһ... Илсөягә ни булган?

"Эшлисе килми..."
"Эшлисе килми..."

"Эшлисем килми. Че делать? Кем минем белән, смайлик куегыз әле", - дип язган җырчы социаль челтәрдә.

Смайликлар ару гына тезелгән. Эшлисе килми торганнар бар икән ул! Җырчының хәленә кереп, аңа киңәш бирүчеләр дә күп.

"Минем әти мәрхүм: "Эш алыштыру ял була", - дия торган иде. Булмаса, эшегезне алыштырып карагыз. Кайда кеше җитми хәзер? Магазинга сатучы, балалар бакчасына - тәрбияче, нянечка, почтага - почтальон, мәктәпкә - укытучы, фермага - савучы - менә шуларның берәрсенә барып, 3 көн эшләргә кирәк."

"Мин эшкә бер тапкыр да теләп бармадым. Нефтьче булып 33 ел эшләдем. Акча дип йөрдем. Күңел күреп, җанга ял итәргә татар-башкорт мәдәният үзәгендә җырлап, театр уйнап кайта идем."

"Уң кулыңны өскә күтәр дә, резко аска селтәп төәереп җибәр. Кайвакыт мин шулай итәм эшлисе килмәгәндә", - дип язганнар җырчының виртуаль дуслары.

Белдек хәзер. Ә сез эшлисе килмәгәндә нишлисез, дуслар?

Фото: Илсөя Бәдретдинованың шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: