Ул 16 сентябрьдән 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Мәгълүмати-телекоммуникация технологияләрен кулланып караклык эшләүчеләр соңгы елларда көчәя бара һәм бу теркәлгән җинаятьләрнең төп төрләренең берсенә әверелә. Җинаятьчеләр даими рәвештә гражданнардан акча урлауның тагын да катлаулырак ысулларын һәм схемаларын эшли һәм куллана. Бигрәк тә алдакчыларның манипуляцияләренә тиз ышанучан өлкәннәр һәм балалар җиңел бирелә. Шуңа бәйле рәвештә республика Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы учреждениеләрендә даими рәвештә хезмәткәрләрне укыту үткәрелә, Эчке эшләр министрлыгы, Милли банк хезмәткәрләрен чакырып, лекцияләр оештырыла.
- Мондый профилактик эшнең күренеп торган нәтиҗәләре бар, - ди министр урынбасары Тимур Кәримов. - Мәсәлән, күптән түгел генә министр исеменнән ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең директорларына шикле хәбәрләр килә башлады. Профиль фотосы актуаль булмаган, беренче чиратта шушы шик уяткан да. Җитәкчеләрнең берсе дә, кем әйтмешли, мошенникларның хәйләләренә «капмаган».
It-җинаятьләр зарарлы программалар таратуны, парольләрне ватуны, банк карталары номерларын һәм башка реквизитларны урлауны, фишингны (Интернет-мошенниклык төре, аның максаты – кулланучыларның идентификацион мәгълүматларын алу), шулай ук хокукка каршы мәгълүмат таратуны үз эченә ала. Тимур Кәримов үзеңне мошенниклардан саклап калу өчен гади хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген билгеләп үтте:
- уяу булыгыз һәм билгесез номерлардан шалтыратуларга ышанмагыз;
- беркайчан да шалтыратучыга СМС-хәбәрдә килгән кодны, үзең турында мәгълүматларны хәбәр итмәгез;
- мошенниклар сезгә каршы теләсә нинди мәгълүматны куллана ала. Бу паспорт мәгълүматларына гына түгел, телефон номерларына, счетларга, банк карталарына һәм башкаларга да кагыла;
- шикле сылтамалар буенча күчмәскә - алар сезнең мәгълүматларны урлый торган фишинг сайтларына алып бара ала;
- банк картасының югалуы һәм урлануы турында банкка үз вакытында хәбәр итәргә.
- Моннан тыш, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы оештырган «Мошки» (https://t.me/bashmoshki) телеграм-каналына язылырга киңәш итәм. Анда мәгълүмат-телекоммуникация технологияләрен кулланып, мошенниклык гамәлләре кылган затларның алымнары һәм ысуллары даими яктыртыла, - диде спикер. - Әлеге каналда кулланучыларга мошенникларның схемалары турында хәбәр ителә, җинаятьчеләрнең «кармагына» ничек эләкмәскә дигән файдалы киңәшләр бирәләр. Шулай ук, уңайлы функционаллы чат-бот эшләнде, ул сезнең сорауларга җавап бирәчәк. Мошенникларның шалтыратуларына әзер булу яхшырак.
Фото: "МВД РФ"