+5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 сентябрь , 22:35

"Балачакны кайтарырга"

Бүген Уфада ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм балалар оешмаларында тәрбияләнүчеләргә ярдәм итү һәм социаль адаптацияләү буенча  округ фестивален ачу тантанасы узды.

"Балачакны кире кайтарырга"
"Балачакны кире кайтарырга"

Фестивальгә Идел буе федераль округының 13 төбәгеннән балалар йортларында тәрбияләнүче 400дән артык бала килде.

Быел фестиваль программасы, традицион “МастерОк”, “Звезды детства”, “Ума палата” конкурслары, спорт ярышлары, кулинар көрәштән тыш, экскурсияләр һәм дискотекалар, баскетбол турниры, колледжларга йөрү белән һөнәри юнәлеш бирү дәресләре, танылган җәмәгать эшлеклеләре, спортчылар, блогерлар катнашлыгында остаханәләрне  үз эченә алды.

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев журналистлар беләг очрашуда болай диде:

– Әлеге фестивальдә катнашып, киләчәктә үз юлын тапкан балалар бихисап. Без программаны аларның теләкләрен искә алып төзергә тырышабыз. “Балачакны кайтарырга” фестивале – балалар соравы буенча һәм вакыт тәэсирендә һәрвакыт үзгәрә торган фестиваль. Ә инде Уфада әлеге чараны үткәрүгә иң яхшы мөмкинлекләр тудырылды”.

Фестивальне ачу тантанасы Башкорт дәүләт академия драма театрында үтте. Анда катнашучыларны Русия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова видеоязма аша сәламләде.

Уфада дүртенче тапкыр узучы фестивальдә катнашучы хөрмәтле кунаклар арасында “Бәхет территориясе” хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова да бар иде.

– Башкортстан инде дүртенче тапкыр әлеге фестивальне үткәрү мәйданчыгы булуга без бик шат. Монда илебезнең төрле төбәкләреннән балалар җыела. Нәкъ шушы фестивальдә дуслар табып, киләчәктә дә тату булып яшәгез. Бер очрашу да бөтен тормышны үзгәртергә мөмкин. Фестивальне оештыручыларга зур рәхмәт сүзләре җиткерәм. Хыялларыгыз тормышка ашсын! Һәркайсыгызга уңышлар телим! – диде Каринэ Хәбирова.

Ә инде кичәнең концерт өлешендә Башкорт дәүләт опера һәм балет театры артистлары “Дон Кихот” операсыннан өзек күрсәтеп чарага тагын дә мәртәбә өстәде, сәхнәгә чыккан һәр артистның чыгышы тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.

“Балачакны кайтарырга” проекты Идел буе федераль округында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле канаты астында 2009 елдан гамәлгә ашырыла.




Фото: Динар Кәлимуллин.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: