+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 сентябрь 2024, 12:05

Креатив индустрияләрне үстерүнең төп юнәлешләре билгеләнде

Май аенда республикада стратегик һәм панель сессияләр узды.

Креатив индустрияләрне үстерүнең төп юнәлешләре билгеләндеКреатив индустрияләрне үстерүнең төп юнәлешләре билгеләнде
Креатив индустрияләрне үстерүнең төп юнәлешләре билгеләнде


Алар төбәктә креатив индустрияләрне үстерүнең төп юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирде: кәсепләр һәм һөнәрләр; музыка, башкару сәнгате; мода;
мәдәни мирас, музейлар; кино һәм медиа; санлы креатив индустрияләр (программа белән тәэмин итү, видеоуеннар).
Кыска гына вакыт эчендә Башкортстанда төбәк эксперт төркеме формалашты. Июль аенда аның Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы – Башкортстан Республикасы икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов катнашыгында беренче очрашуы булды.
Тагын нәрсә эшләнде: креатив бергәлек вәкилләре белән очрашулар узды; башлангычларны гамәлгә ашыру өчен "юл карталары" проектлары формалаштырылды; "Сәүдәгәр 2.0" IV кунакчыллык фестивале кысаларында (Стәрлетамак шәһәре) креатив индустрияләр көне үткәрелде, анда 100дән артык профессиональ бергәлек вәкилләре катнашты.

Башкортстан, Хөкүмәт структураларын һәм бизнес-бергәлекне дә кертеп, барлык дәрәҗәләрдә креатив индустрияләргә ярдәм итү системасын эзлекле рәвештә төзи.

Фото: https://t.me/ASI_RU/6955


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас