Башкортстанның атказанган Марат Шәйбәков дусларына дәваханәдән сәлам юллаган. Җырчының тормыш иптәше куйган сторислардан аңлашылганча, ул хирургия бүлегендә дәвалана. Аны кичә генә реанимациядән гомум палатага күчергәннәр.
Ничәмә көн телефонсыз булганнан соң, ул бүген, ниһаять, дуслары белән элемтәгә чыккан. «Дуслар, моңа кадәр телефоным булмады. Хастаханәдә ятам әле. Телефонга меңләгән смслар килгән. Хәлләремне сорашканнар, тамашачыларым борчыла. Сәхнәдәшләр, Татарстан, Башкортстан артистлары шалтыратып, ярдәм кирәкме, дип торалар. Барыгызга да, дусларыма, туганнарыма, коллегаларыма зур рәхмәт.
Минем белән барысы да әйбәт, Аллага шөкер, дуслар. Таза булыгыз, үзегезне саклагыз. Бергә булыйк әле, концертларда очрашырбыз», – дип сөйләгән ул
Сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез сиңа, Марат!