+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 сентябрь , 19:22

Санлы трансформациянең фән һәм мәгарифкә йогынтысы нинди?

Уфада Халыкара форум дәвам итә. 16-19 сентябрьдә Башкортстан башкаласында беренче тапкыр БДБ илләре иҗади һәм фәнни интеллигенциясенең XVII форумы уза. Бүген югары мәктәп вәкилләре санлы трансформация чорында фән һәм мәгариф проблемалары турында фикер алышу өчен Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең студентлар кампусында җыелды.

Санлы трансформациянең фән һәм мәгарифкә йогынтысы нинди?
Санлы трансформациянең фән һәм мәгарифкә йогынтысы нинди?

"Түгәрәк өстәл"дәге дискуссиядә Берләшкән атом-төш тикшеренүләре институтының (ОИЯИ) социаль инфраструктура идарәсе җитәкчесе Андрей Тамонов; Майя Кулиева исемендәге төрекмән милли консерваториясенең музыка теориясе кафедрасы мөдире вазыйфаларын башкаручы Шемшат Аннаглыджова; Үзәк Азия инновацион университетының (Шымкент) стратегик үсеш һәм санлаштыру буенча проректоры, техник фәннәр кандидаты, доцент Людмила Игнашова; Берләшкән атом-төш тикшеренүләре институтының кече фәнни хезмәткәре Регина Кожина катнаштылар.

- Уфада үзебезне өйдә кебек хис иттек. Форумның оештыру дәрәҗәсе бик югары, - дип белдерде Шемшат Аннаглыджова. - Төрекмәнстанда да фән һәм мәгариф санлаштыру юлында. Илдәге югары уку йортлары бер-берсенә санлы технологияләр ярдәмендә бәйләнгән. Бу - бердәм виртуаль китапханәләргә, белем алу, тикшерү һәм бәяләү системасына кушылырга мөмкинлек бирә.

Исегезгә төшерәбез, БДБ илләренең 200гә якын вәкиле катнашкан масштаблы чара 2006 елдан бирле төрле илләрдә уза. Русиядә слет дүртенче тапкыр уздырыла. Өч тапкыр чара Мәскәүдә үтте.

БДБның фәнни һәм иҗат интеллигенциясе форумнары - БДБ киңлегендә ел саен үткәрелә торган гуманитар чараларның берсе, анда узган елга нәтиҗәләр ясала, уртак гамәлләрнең планнары тикшерелә, фән, мәгариф, мәдәният, мәгълүмат, туризм, спорт, яшьләр белән эшләүнең аеруча актуаль мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр эшләнә.

Форум эшендә: Гуманитар хезмәттәшлек дәүләтара фонды идарәсе рәисе, Азәрбайҗан Республикасының Русия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Полад Бюльбюль оглы, Гуманитар хезмәттәшлек дәүләтара фонды идарәсе рәистәше, Русия Президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой, БДБ илләренең профильле министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнаша.

Фото: автор фотосы

Санлы трансформациянең фән һәм мәгарифкә йогынтысы нинди?
Санлы трансформациянең фән һәм мәгарифкә йогынтысы нинди?
Санлы трансформациянең фән һәм мәгарифкә йогынтысы нинди?
Санлы трансформациянең фән һәм мәгарифкә йогынтысы нинди?
Санлы трансформациянең фән һәм мәгарифкә йогынтысы нинди?
Автор:Денис Таваев
Читайте нас: