-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 сентябрь , 20:45

Башкортстанда журналистлар семинары узачак

Иртәгә Гафури районының Красноусол авылында «Журналистика остаханәсе» көньяк районара иҗат берләшмәсе журналистларының семинар-киңәшмәсе узачак.

Башкортстанда журналистлар семинары узачак
Башкортстанда журналистлар семинары узачак
Анда Мәләвез, Стәрлетамак, Ишембай, Күмертау, Салават, Күгәрчен, Куергазы, Стәрлебаш, Федоровка, Гафури районнарыннан киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, шулай ук "Башкортостан" нәшрият йорты, республиканың Журналистлар берлеге, Гафури районы хакимияте вәкилләре катнашачак.

Чара бай булачак – тәҗрибәле спикерлар сыйфатлы, укучы өчен кызыклы материаллар язу буенча осталык дәресләре бирәчәк, нейрочелтәрләрдән дөрес файдаланырга, сыйфатлы фотографияләр ясарга өйрәтәчәк һәм башкалар.

Семинарга илдә танылган гәзит дизайнеры Сергей Мешавкин киләчәк, ул гәзит версткасы нигезләре турында сөйләячәк. Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе киңәшчесе Әлфия Байбурина үз чиратында «Нәтиҗәле яңалыклар хезмәтен оештыру һәм реаль вакыт режимында вираль контент булдыру» дигән эшлекле уен уздырачак.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: