Җырчылар Винарис Илъегет һәм Лилия Хәмитова кибет ачкан.
Беренче сатып алучылар арасында җырчы Римма Никитина да булган.
- «Маманя» һәм «папаня», сезне чын күңелдән «текә» кибет ачуыгыз белән котлыйм. Миңа тагын бер шкаф кирәк булачак. Өч сумка да минеке! – дип, кочаклап-үбеп ала җырчы аларны.
- "Кыз"ны киендердек», – дип сүзгә кушыла Лилия Хәмитова.
- Синнән – кием, бездән шкаф булачак, дигәндәй. «Кызым», безгә күчеп кил. Улыбыз (Лилия Хәмитованың малае) безнең белән яши инде, – дип кочаклый һәм үбеп ала Винарис Римма Никитинаны.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/vinaris-ileget-rimma-nikitinaga-kyzym-bezga-kucep-kil-5868498