-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 сентябрь , 18:50

Шәхси кабинет ачып, акча керткән...

Башкортстанда яшәүчеләр бер тәүлектә аферистларга 11 млн сумнан артык акча күчергән.

Шәхси кабинет ачып, акча керткән...
Шәхси кабинет ачып, акча керткән...

Республика эчке эшләр органнарының дежур частьларына мошенниклык турында 26 хәбәр килгән.

Мошенниклык очракларының берсе Бәләбәй районында булган. Биредә 26 яшьлек хатын полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, мөрәҗәгать итүче аңа мессенджерларның берсендә, янәсе, туристлык компаниясе менеджерыннан хәбәр килүен сөйләгән. Әңгәмәдәш хатынга өстәмә хезмәт хакы тәкъдим иткән. Эшнең асылы төрле интернет-сайтларны караудан гыйбарәт булган, ләкин башта шәхси кабинет булдыру һәм аңа акча кертү таләп ителгән...

Ялган белгечкә ышанып, хатын-кыз 520 мең сумнан артык кредит рәсмиләштергән һәм аферистлар счетына күчергән.

Таныш булмаган телефон номерларыннан шалтыратучылар белән сөйләшмәгез. Тасма телләренә ышанмагыз. Бернинди хәвефсез исәпләр дә, күп акча түләнә торган эшләр дә юк. Алданмагыз!

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: