+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
20 сентябрь 2024, 03:25

Каманин урамында чокырлар ямалган

Яңавыл халкы мөрәҗәгатеннән соң тиешле хезмәтләр бу эшне берничә көндә башкарган.

Каманин урамында чокырлар ямалганКаманин урамында чокырлар ямалган
Каманин урамында чокырлар ямалган

Бер атнада Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары төрле темаларга 7190 мөрәҗәгать теркәгән. Күпчелеге, һәрвакыттагыча, юллар темасына – 1734 хәбәр. Бу, алдагы атнадагы белән чагыштырганда, 30га кимрәк. Төзекләндерү темасы – мөрәҗәгатьләр саны буенча икенче урында – 1206. Өченче урында – торак-коммуналь хуҗалык темасы буенча хәбәрләр – 946.

Менә берничә хәл ителгән инцидент. Уфада Беренче Май урамы, 43а адресы буенча урнашкан йортның ишек төбендәге пандусны ремонтлаганнар. Конструкциянең тоткасы ватылу турында бер хатын социаль челтәрләрдә 6 сентябрьдә хәбәр иткән. Комментарийны Башкортстан ЦУРы роботы тоткан, Калинин районы хакимияте инцидентны эшкә алган. Район хакимияте хезмәткәрләре идарәче компания белән элемтәгә кергән. 10 сентябрьдә 73нче ЖЭУ хезмәткәрләре бу эшне башкарган.
Яңавылда автоһәвәс­кәр­ләр үтенече буенча Каманин урамындагы чокырларны ямаганнар. Бу юлда машина тәгәрмәчләренең чокырга эләгүе һәм зыян күрүе турында сентябрь башында социаль челтәрләрдә шәһәр кешесе язган. “Без мәгълүматны Яңавыл районы хакимиятенә тапшырдык. 6 сентябрьдә әлеге участокны хезмәтләнде­рүче оешма белгеч­ләре чокырларны ямады”, – дип хәбәр итәләр ЦУРдан.

Стәрлетамакта Артем урамы, 140нчы йортта яшәүче­ләргә яңа идарәче компанияне сайлау хокукын якларга ярдәм иткәннәр. Идарәче оешма алмашынганда халыкның хокуклары бозылырга мөмкин икәнлеген социаль челтәрләр­дә йортта яшәүчеләрнең берсе хәбәр иткән. Мөрәҗәгатьне “Инцидент-менеджмент” сис­темасы теркәгән һәм Баш­кортстанның Дәүләт торак төзелеше күзәтчелеге эшкә алган.

Ведомство хезмәткәрләре, урынга чыгып, күчмә тикшерү уздырган. Алар күпфатирлы йортта яшәүчеләрдән сораштыру үткәргән һәм торак милекчеләре җыелышының законлы шартларда узганлыгын һәм имзаларның фатир хуҗаларыныкы булуын ачыклаган. Алар, шулай ук, ини­циаторның гомум җыелыш уздыру турында алдан ук хәбәр итүен ачыклаган. Күчмә тикшерүдән соң күпфатирлы торак йортка яңа идарәче оешма хезмәт күрсәтә башлаган.

Иглин районының Иглин авылында 5нче балалар бакчасы һәм “Иске дәваханә” тукталышы янында юл билгеләре төшергәннәр. Моны халык социаль челтәрләрдә сораганнан соң эшлә­гәннәр. Уфада исә социаль челтәр­ләрдә мөрәҗәгатьтән соң Гафури һәм З. Вәлиди урамнары чатында светофор төймәсе төзекләндерелгән.
Стәрлебаш районының Стәрлебаш авылында балалар-үсмерләр спорт мәктәбен­дә бассейн ремонтланган. Урындагы халык бу вакыйганы күптән көткән. Алар 2023 елның ноябрендә республика Башлыгының туры линиясе вакытында бассейн касәсен ремонтлауны сораган. Үз үтенечен стәрлебашлылар “Дәүләт хезмәтләре. Бергә хәл итәбез” кире элемтә платформасында да бастырган, аны Башкортстанга идарә итү үзәге эшкә алган.

Проблеманы хәл итү белән Стәрлебаш районы хакимияте шөгыльләнә. Кыска вакыт эчендә бассейн касәсен капиталь ремонтлауга проект-смета документациясе әзер­ләнә. Финанс ярдәмен сорап, хатны Башкортстан Хөкүмә­тенә һәм республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына юллыйлар.
Быел февральдә подрядчы оешма бассейнны капиталь ремонтлауга керешкән. Ул барган арада Стәрлебаш районы хакимияте хезмәткәр­ләре халык белән элемтәдә торган, эшләрнең барышы турында хәбәр иткән. Август ахырында бассейн касәсен ремонтлау төгәлләнгән. Сен­тябрьдә яшь спортчылар­ның күнекмәләре башланган да инде.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас