+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 сентябрь , 20:35

Һәр бала бәхетле булырга тиеш!

"Башкортостан" дәүләт концерт залында «Балачакны кайтару» фестивале җиңүчеләрен бүләкләү булды.



Бу чарада Идел буе федераль округының барлык 14 субъектыннан 380 үсмер катнашты. Алар - ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар.
Фестиваль тәмамлану белән балаларны Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры вазыйфаларын башкаручы Урал Килсенбаев котлады. "Без балалар үсеше өчен шартлар тудырабыз, ә сез дөньяны яхшырак итәсез. Сезнең һәрберегез монда башка төбәкләрдән яңа дуслар тапкандыр, һәм сез кайчан да булса яңадан Уфада очрашырсыз һәм бу көннәрне искә төшерерсез дип ышанам", - диде ул.
Урал Килсенбаев «Полиэф» Благовещен заводы җитәкчесе Павел Романенкога 15 ел дәвамында үткәрелә торган фестивальгә даими ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.
Җиңүчеләрне Башкортстанда Балигъ булмаганнар эшләре буенча вәкаләтле вәкил Ольга Панчихина, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай комитеты рәисе урынбасары Тамара Тансыкуҗина, Башкортстан Кулинарлар һәм рестораторлар ассоциациясе җитәкчесе Наталья Чибрикина, Башкортстан спорт министры урынбасары Эльза Карамурзина, Башкортстан буенча Баш федераль инспектор Алексей Касьянов бүләкләде.
Балалар декоратив-гамәли сәнгатьнең — «МастерОк», интеллектуаль — «Акыл палатасы», иҗади — «Балачак йолдызлары», шулай ук "Спорт Олимпы» һәм «Кулинария осталыгы» конкурслары призерлары буларак дипломнар һәм кыйммәтле призлар алдылар.
Конкурстан тыш, үсмерләр өчен эшлекле һәм туристик программа әзерләгән иде. Балалар заводларда, югары уку йортларының фәнни лабораторияләрендә, колледжларда практик дәресләрдә булды, сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очрашты. Алар Башкортстан башкаласының иң кызыклы урыннарында булды.

Фестивальнең барлык чаралары проект сайтында трансляцияләнде.

Фото: Максим Волобоев

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: