1900-01 елларда Уфа суүткәргечен төзү кысаларында булдырылган борынгы бина күп еллар буена тиешенчә файдаланылмый, ләкин бу урынга шәһәр халкы һәм туристлар килергә ярата. Карау вакытында Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев хәбәр иткәнчә, су башнясын муниципаль милеккә тапшырганнан соң бинаны реконструкцияләү проектын эшләргә планлаштыралар.
Объект территориясен төзекләндерүгә быел җәй керештеләр. Төзүчеләр тротуар плиткасын җәя, тышкы яктырту урнаштыра, бинаның үзен дә яктырта.
Радий Хәбиров төзекләндерү барышы белән танышты һәм мәдәни мирас объектын киләчәктә үстерү планнары турында фикер алышты. Ратмир Мәүлиев проект Агыйделгә караган эскәмияләр белән күзәтү мәйданчыгын төзекләндерүне һәм агачлар утыртуны күздә тота, диде. Планда шулай ук - яр буенда җәяүлеләр өчен баскыч урнаштыру.