Полициягә 87 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән. Ул белдергәнчә, үзен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырган билгесез кешеләр телефон аша аны, янәсе, аларның дөреслеген тикшерү өчен, акчаларын курьерга бирергә күндергән. Ышанучан пенсионер бер миллион сумнан артык акчасын билгесез кешегә биреп җибәргән.
Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре зыян күрүчедән җентекләп сорашкан, оператив-эзләү чаралары комплексын уздырган, шул исәптән мөрәҗәгать итүченең йорты янында урнашкан видеокүзәтү камераларыннан язмаларны караган. Шулай итеп, полиция хезмәткәрләре курьерның маршрутын һәм аның шәхесен ачыклаган. Җинаятьче Африка континенты илләренең берсеннән 23 яшьлек егет булып чыккан.
Ир-егетнең берничә ел элек шәһәрнең югары уку йортларының берсенә керүе ачыкланган. Ләкин соңыннан аны куып чыгарганнар. Тоткарланучы Интернетта акча эшләү турында белдерү тапканлыгын таныган. Ул билгесез кеше өйрәткән инструкция буенча пенсионердан акча алган һәм аны күрсәтелгән счетка күчергән, бер өлешен үзенә калдырган.
Хәзерге вакытта шикләнелүчегә сак астына алу рәвешендә иреген чикләү чарасы сайланган. Ул шәһәр территориясендә кылынган башка шундый ук җинаятьләргә катнашы булуга тикшереләчәк.