Чарада Эдуард Хәмитов белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, якыннары, дуслары катнашты.
- Эдуард Шәйхулла улы республика тарихында беренче «Мәгариф турында»гы Законны эшләүдә һәм төзүдә, 2005 елга кадәр Башкорт дәүләт педагогика университетын үстерү концепциясен булдыруда, университет мәгарифен яңарту идеологиясен нигезләүдә, яңа перспектив факультетлар һәм белгечлекләр ачуда һәм башка күп нәрсәләрдә катнашкан новатор иде. Ул -БДПУның үсешенә зур өлеш керткән хөрмәтле шәхесләребезнең берсе. Без, аның исемен мәңгеләштереп, киләчәк буынның да аның исемен белүен, онытмавын күз уңында тотабыз, - диде М. Акмулла исемендәге БДПУ ректоры Салават Сәгыйтов.
Галим-педагог, югары мәктәп һәм җәмәгать эшлеклесе, 2005-18 елларда М. Акмулла исемендәге БДПУ ректоры Раил Әсәдуллин да, үзенең хатирәләре белән бүлешеп, күренекле шәхеснең үз эшен яратуын, чын педагог булуын ассызыклады.
Эдуард Хәмитовның кызы Эльза Эдуардовна мемориаль тактаташ ачуда ярдәм күрсәткән М. Акмулла исемендәге БДПУ җитәкчелегенә, шәһәр хакимиятенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Мемориаль тактаташ Эдуард Хәмитов озак еллар яшәгән М. Кәрим урамындагы 48нче йорт диварына урнаштырылды.
Фото: Айрат Нурмөхәммәтов.