“Сугыш тәмамлануга барганда немецлар һәр карыш җир, һәр авыл өчен ярсып-ярсып сугыша, партизаннарга ярдәм иткән өчен халыктан аларга гына хас булганча котырынып үч ала. Бу хакта мин архив мәгълүматларында үземнең гыйльми эзләнүләрем нәтиҗәләренә һәм исән калган шаһитларның сугыштан соң сөйләгәннәренә таянып фикер йөртәм”, – дип яза “Кызыл таң” укучыларына минем язмаларым аша таныш тарихчы Роман БАБИЦА. Бүген без сезнең игътибарга аның әлеге темага багышланган соңгы язмасын тәкъдим итәбез.
“Алда әйтелгәнчә, бал кортлары үрчетү һәм умартачылык белән шөгыльләнгән Ошкеровлар гаиләсенең һәр әгъзасы Ян Жижка партизаннарына кулыннан килгәнчә ярдәм иткән. Аларның һәрберсенең үз йөзе, азатлык өчен көрәшкә керткән үз өлеше бар. Ошкеровлар гаиләсендә Марие исемле кыз да була һәм, ни гаҗәп, ул ничектер исән кала. Моны ул икенче авыл егетенә кияүгә бирелүе белән аңлата. Сугыштан соң Марие бик күп вакыйгаларга ачыклык кертә. Мәсәлән, ул, безнең гаиләбез бервакытта да авылда яшәмәде, умартачылык белән шөгыльләнгәнлектән, урманда яшәдек, умартачылык белән шөгыльләнү гаиләбезнең буыннан-буынга күчеп килгән һөнәре булды, ди. Гаилә башлыгы Франтишек Ошкеруның биләмәсе Дешно белән Вшемино дип аталган авыллар арасында урнашкан булган.
Марие – Франтишек Ошкеруның иң өлкән кызы, аннан соң туган малай – егерме яшьлек Алоис, аннан соң – унҗиде яшьлек Йозеф һәм унбер яшьлек Богуш әтиләренә ярдәм иткәннәр. Гаилә башлыгы хатыны белән көннәр буена бал кортлары караганнар. Кыскасы, бал кортлары аларга табыш китергән.
Әмма сугыш башлану белән гаиләнең тыныч тормышы юкка чыга. Ни өчен дигәндә, урман арасында утырган ялгыз өйгә төрле яктан килгән качаклар, концлагерьдан качкан әсирләр сугылмыйча узмый, һәркайсы сыену урыны эзләп туктала. Гаилә башлыгы аларга сыендырган өчен үзләрен немецларның я атачагын, я концлагерьга ташлаячагын яхшылап аңлатып караса да, тегеләр кая барсын – үз сүзләрен сүз итеп, сыенып торып калалар. Аптырагач, кызганып, Франтишек Ошкеру барысына да ярдәм итәргә тырыша. 1943 елда аларда, мәсәлән, концлагерьдан качкан Мурка, Блажей исемле әсирләр, Ян Жижка бригадасының Прлов отрядлары партизаннарының командиры, Злин отрядының “Василь” кушаматлы комиссары, капитан Василий Иванович Лаврищев (1945 елның 3 маенда һәлак була) туктап, ял итеп китә.
Боларның барысы да Франтишек Ошкеруның улларына тәэсир итмичә калмый, әлбәттә. Уллары тирә-якны биш бармагы кебек белгән, шунлыктан партизаннарга бик күп тапкырлар ярдәм итәләр: я юл күрсәтәләр, я азык-төлек, медикаментлар, корал, киемнәр илтәләр. Ә бу вакытта партизаннарның штабы Ублада Ян Крайче (дөрес исеме Ян Кайше) исемле кешенең өендә була. Ян Жижка бригадасының отряд командиры Петр Будько белән бригада командиры Даян Мурзин да бу өйдә яшәп китәләр. Эреле-ваклы отрядлар белән алар йөзәрләгән элемтәче аша бәйләнештә тора. Әйткәндәй, аларның яше дә зур булмаган, күбесе үсмерләр булып, Даян Мурзинны бервакытта да күрмәгән.
Бригаданың иң эре, иң актив отрядлары Визовице, Всетин, Гостин, Валах Клоубоугы, Злин шәһәрләре тирәсендә хәрәкәт итә, әмма бервакытта да бер урында тормый. Бу турыда үзенең истәлекләрендә Даян Баян улы үзе дә язган: тирә-якның куе тимер юлы челтәре белән уратып алынуы партизаннарга бер урында яшәргә мөмкинлек бирмәгән. Бер урында торуның үлемгә тиң булуы аркасында отрядлар урыннарын даими рәвештә үзгәртеп торган. Икенче яктан караганда, гестапода әзерлек үткән сатлыкҗаннарның урман-тауларда тулы булуы аркасында отряд командирлары гына түгел, бригада командиры үзе дә бервакытта да бер өйдә яисә землянкада ике тапкыр йокламаган...
Франтишек Ошкеруның йортына Англиядә әзерлек узып, үз иленә ярдәмгә җибәрелгән үзебезнең парашютчылар да сыена. Аларның килүе Ян Жижка партизаннары өчен дә уңайлы булган, чөнки күп вакыт аларның радиостанцияләре ярдәмендә Үзәк белән бәйләнешкә кергәннәр.
Әмма көннәрдән бер көнне партизаннарның Үзәк белән бәйләнешкә керүе немецларга да билгеле була. Иң яманы шул: бу турыда Гитлерның уң кулы булган ата нацист Отто Скорценига да ишетелгәч, ул чыгырыннан чыга. Һәм урманнарны партизаннардан тазарту буенча махсус төзелгән план белән зур операция планлаштыра. Бу операциядә махсус әзерлек үткән овчаркалар да кулланыла. Әлбәттә, бу хәл партизаннарда курку тойгысы уята, чөнки моңа кадәр дә алар этләр аркасында күп уңышсызлыкка очрый. Гитлер белән Отто Скорцени партизаннарны юк итү буенча уздырылачак бу чараны “Бандитларга каршы операция” дип атыйлар. Немецларның төп штабы Визовице шәһәре замогында урнаша. Шуннан Скорцени протекторатны партизаннардан чистарту буенча алып барылган эшләр турында һәр сәгать саен Гитлерга оператив мәгълүматларны җиткереп торган.
Ян Жижка бригадасы партизаннарын юк итү операциясе 1945 елның 10 апреле төнендә башлана. Бу төндә меңәрләгән гестапо солдаты махсус өйрәтелгән овчаркалар белән бергә Слушовице һәм Визовице шәһәрләреннән урманнарга агыла. Һәм берничә сәгатьтән умартачы Франтишек Ошкеру яшәгән йортны уратып та алалар. Бу вакытта партизаннар ял иткән, бернидән дә шикләнмичә тирән йокыга талган була. Йорт хуҗасы да, партизаннар да немецлар басып алыр дип уйламаган: барысының да кораллары өстәлдә ята, барысы да йокы киемендә. Шунлыктан, атыш башланганда партизаннар киенергә дә өлгерми кала. Ә немецлар тиз арада йорттагы барлык кешеләрне тезеп тә куя. Алар арасында йорт хуҗасының 90 яшьлек атасы да басып тора. Барысының да исем-шәрифләрен язып алганнан соң, аларны Томаш Коварчик исемле кешенең гестапо солдатлары яшәгән Вшеминдагы кунакханәсенә алып китәләр. Моңа өстәп, халыкны: “Әгәр әсирләрне коткарырга маташсагыз, авылны тулысынча яндырып, үзегезне атып үтерәчәкбез”, – дип куркыталар. Алай гына да түгел, халыктан партизаннарны тотып бирүен таләп итәләр.
Һәм шул төндә әсирлеккә алынган партизаннарны җәзалаулар башлана. Махсус әзерлек үткән гестапо солдатлары бичараларны шулкадәр каты җәзалый: тырнаклары астына энәләр чәнчелә, йөзләренә, тәннәренә кызган тимер басалар, тик беркем дә бер авыз сүз дә чыгармый. Шушы төндә (ә бу вакыт Җиңү язының 5 мае була) бахырларны паркка алып китеп, пулемет уты астында кыралар да, чокыр казып, барысын да шунда ташлап, ашык-пошык күмеп китәләр.
Тик Бөек Җиңүдән соң гына, бик озак эзләгәннән соң, 1945 елның 15 маенда гына халык партизаннар күмелгән урынны табып ала. Әйткәндәй, алар арасында яшүсмер – Ян Вичик исемле иң яшь партизан да була. Лутонский исемле балта остасы мәрхүмнәр өчен алты табут әзерли, аларның барысын да шул табутларда бик кадерләп, Вшеминдагы костел (гыйбадәтханә) янында Туганнар каберлегенә җирлиләр.
Алда әйтелгәнчә, Франтишек Ошкеруларның гаиләсеннән сугыш тәмамлануга Марие исемле кызлары гына тере кала. Әгәр икенче авылга кияүгә бирелмәгән булса, ул да башка туганнары белән бергә һәлак булыр иде. Мин дә халыкка әлеге мәгълүматларны менә шушы нечкәлекләре белән җиткерә алмас идем.
Халыкта “Бер кашык дегет бер мичкә балны пычрата”, дигән гыйбарә бар. Әлеге вакыйгаларда без нәкъ шул мәкальнең хаклыгына инандык. Шунысы кызганыч: Ян Жижка партизаннарына даими ярдәм иткән умартачы Франтишек Ошкеру, аның хатыны һәм партизан антына тугры калган барлык балалары да һәлак булган. Тик егерме яшьлек Алоис Ошкеру исемлесе генә Прлов авылында партизаннарга ярдәм иткән 12 кешене немецларга сатып, үзенә мәңгелек яман дан алган. “Эткә – эт үлеме”, диләр бит, немецлар авылдашларын саткан сатлыкҗанның үзен дә аямый: Прлов авылын яндырган көндә аның үзен дә утка ыргыталар”.
Матбугатка Миләүшә ГОДБОДЬ (Колмөхәммәтова) әзерләде.