Масляков гаиләсе телевидение алып баручысы каберен туздыру турында полициягә мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә КВН матбугат хезмәте.
Инцидент Новодевичье зиратында була. Билгесез ир Александр Масляковка куелган тәрене тартып ала һәм каберне җимерә. Сакчылар аны тоткарларга һәм полициягә тапшырырга өлгерә. Гамәлнең мотивлары ачыклана.
Матбугат хезмәтендә Масляков каберендәге тәре инде торгызылган, шулай ук зират территориясендә хәвефсезлекне тәэмин итү өчен барлык кирәкле чаралар күрелә, дип ачыклык керттеләр.
Исегезгә төшерәбез, 8 сентябрьдә 83 нче яшендә КВН клубы легендасы Александр Масляков вафат булды, соңгы елларда ул үпкәләрендә операция ясап булмый торган шеш белән көрәшкән.
Фото: t.me/unofficial