-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 сентябрь , 07:35

Халык рәхмәт укый

Башкаланың Дим районындагы күпфатирлы йортта баскыч култыксалары куелган

Халык рәхмәт укый
Халык рәхмәт укый

Бер атнада Башкортстанга идарә итү үзәгенең мәгълүмат системалары халыктан төрле темаларга 7089 мөрәҗәгать теркәгән. Күпчелеге юллар темасына – 1377 хәбәр. Юлларны төзекләндерү буенча 399 тапкыр язганнар, чокырларга 182 тапкыр зарланганнар, юллар төзелеше буенча 142 хәбәр килгән.

Мөрәҗәгатьләр саны буенча икенче урында – төзек­ләндерү темасы – 1266 хәбәр. Халык җәмәгать киңлекләрен һәм йорт яны терри­тория­ләрен төзекләндерү, яшел үсентеләрне карап тоту һәм территорияләрне җыеш­тыру зарурлыгын белдергән. Торак-коммуналь хуҗалык темасы – өченче урында. Уфа, Октябрьский шәһәрләрендә Белорет районында су тәэми­наты челтәрләрен ремонтлауга бәйле рәвештә күпфатирлы йортларда кайнар су булмауга зарлар күп булган.

Менә хәл ителгән берничә инцидент. Уфада Дагстан урамы, 16/1 адресы буенча подъездда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен култыкса куйганнар. Аның кирәклеге турында йортта яшәүчеләрнең берсе Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров посты астындагы шәрехләрдә 16 сен­тябрьдә язган. Хәбәрне Республикага идарә итү үзәгенең “Инцидент-менеджмент” мәгъ­лүмат системасы тер­кәгән. Башкаланың Дим районы хакимияте инцидентны эшкә алган. Ачыклануынча, идарәче компания култыксага заказ биргән булган инде. Килгәч, аны урнаштырганнар. Йортта яшәүчеләрнең башка үтенеч­ләрен – подъездга тәрәзә куюны һәм йорт яны территория­сеннән асфальт ватыкларын чыгаруны идарә­че оешма, шулай ук, якын арада үтәячәк.

Социаль челтәрләрдә бер ханым мөрәҗәгать иткәннән соң Уфаның Ленин районында җәмәгать транспорты тукталышын ремонтлаганнар. Пост астындагы шәрехне Башкортстан ЦУРы роботы теркәгән. Ленин районы хакимияте мөрәҗәгатьне эшкә алган. Проблеманы район коммуналь хезмәте хезмәткәрләре хәл иткән.
Уфаның Калинин районында 118нче мәктәп янындагы юл участогына асфальт түшәлгән. Тротуарда яңгыр­дан соң күлләвекләр барлыкка килүе турында укучыларның ата-аналары социаль чел­тәрләрдә күп тапкырлар язган. Комментарийларны ЦУР мәгълүмат системасы тер­кәгән, район хакимияте мө­рәҗәгатьне контрольгә алган. 16 сентябрьдә район­ның коммуналь хезмәтләре тротуарга асфальт түшәгән.

Бөредә коммуналь хезмәт өчен түләү белән бәйле мәсь­әләне хәл итәргә ярдәм иткәннәр. Коммуналь хез­мәтләр өчен вакытында түләве, әмма акчаларның ниндидер сәбәпләр аркасында чимал белән тәэмин итүче оешмага барып җитмәве турында Бөре кешесе Кире элемтә платформасында язган. Башкортстанның Дәүләт торак төзелеше күзәтчелеге комитеты аның мөрәҗәгатен эшкә алган һәм проблеманы тикшерә башлаган.

Ведомство белгечләре техник хата килеп чыкканлыгын ачыклаган, аның нәтиҗәсендә түләүченең акчасы хезмәт күрсәтүчегә барып җитмәгән. Сәбәбе ачыклангач, оешма түләүләрне тулы күләмдә ала башлаган һәм бурычлар га­мәлдән чыгарылган.

17 сентябрьдә Октябрьский шәһәрендә Гоголь урамы, 2 адресы буенча И. М. Губкин бюсты янындагы мәйданчык ремонтланган. Территорияне тәртипкә китерергә кирәклеге турында социаль челтәрләрдә урындагы халык язган. Башкортстан ЦУРы мәгълүмат сис­темалары хәбәрне теркә­гән, шәһәр хакимияте хезмәт­кәр­ләре аны контрольгә алган. Инцидентны оператив рә­вештә “Төзекләндерү” учреждениесе хезмәткәрләре хәл иткән.

Мәләвездә ВЛКСМның 50 еллыгы урамы, 50 адресы буенча урнашкан балалар мәй­данчыгында хәвефсезлек таләпләренә җавап бирмәгән иске уен корылмаларын алмаштырганнар. “Мәләвез районы хакимияте белгечләренә һәм “Альфа” идарәче компаниясе хезмәткәрләренә эш­ләре өчен рәхмәт бел­де­рәбез”, – дип язалар ЦУРдан.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: