+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 сентябрь 2024, 05:36

Вячеслав Добрынин авыр хәлдә

Табибларның фаразы өметсез.

Вячеслав Добрынин авыр хәлдәВячеслав Добрынин авыр хәлдә
Вячеслав Добрынин авыр хәлдә

Русиянең халык артисты Вячеслав Добрынинга инсульт булган.

Бу инде инде икенчесе, дип яза «life.ru», шуңа да табиблар аңа карата бернинди өметле фаразлар бирмәгән. Хатыны Добрынинның инде берничә ел чыгыш ясамаганын, гаиләсенең дәвалау һәм аның тормышын озайту белән шөгыльләнгәнен әйткән.

Добрынин – «Всё, что в жизни есть у меня», «Кто тебе сказал», «Прощай, от всех вокзалов поезда...», «Синий туман», «Ни минуты покоя», «Не сыпь мне соль на раны...», «Белая медведица», «За милых дам» һәм башка популяр җырлар авторы. 1990 елда «Доктор Шлягер» төркемен төзи. Аның җырларын Алла Пугачева, Михаил Боярский, Михаил Шуфутинский, Маша Распутина, Лев Лещенко җырлый. Аның барлыгы меңләгән җыры бар.

Вячеслав Добрынинга 78 яшь.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас