Бу хакта җырчы үзе болай яза:
«Кичә смслар килә башлады, дуслар. «Концертка барган идек, «солянка»да җырламадыгыз. Килмәгәнсез икән, нигә алдыйсыз?» – дип язасыз «ВКонтакте» төркемнәрендә. Әйе, кичә Чаллыда узган «Татарча солянка»да мин дә җырларга тиеш идем. Әмма ул концерттан без инде әллә кайчан баш тарттык. Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында концертым булачак. Анда зур баннер эленеп тора инде. Мине тыңларга теләгән кеше шул баннерны күреп тә аңлый ала иде.
Минем барлык афишалар – социаль челтәрдәге сәхифәләремдә. Без кичә Столбищеда сезонны башлап җибәрдек. Шуңа да бу сорауларны миңа түгел, оештыручыларга бирергә кирәк булгандыр. Мин һәрвакыт күз алдыгызда. Иҗатым, тормышым буенча социаль челтәрләрдә көн саен хисап биреп барам», – дип аңлаткан Ринат Рәхмәтуллин бу хәлне.