-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 сентябрь , 15:05

Малай әтисе белән калырга тиеш

Дәүләт думасында 8 яшьтән өлкәнрәк малайларны гаилә аерылышканнан соң әтиләре белән калдырырга ниятлиләр.

Малай әтисе белән калырга тиеш
Малай әтисе белән калырга тиеш

Дәүләт думасына әти-әниләре аерылышканнан соң 8 яшьтән өлкәнрәк малайларны әтиләре белән калдыру тәкъдиме карауга кертелгән. Шулай итеп алимент түләмәүчеләр белән проблема хәл ителәчәк, дип хәбәр итте Дәүләт думасы депутаты Дмитрий Кузнецов.

"Чишелеш таптым. Аерылышканнан соң 8 яшьтән өлкәнрәк малайларны әтиләре янында калдырырга кирәк. Бер генә адекват ир дә хатын-кыздан алимент таләп итмәячәк. Бер уңайдан туучылар саны артачак һәм аерылышучылар саны кимиячәк. Бер тиен бюджет акчасыннан башка", - дип ассызыклады депутат.

Аның сүзләренчә, бу мәсьәләне хәл итүдә велосипед уйлап табарга кирәкми, ә урыс традицияләренә иярергә кирәк, анда үсеп җиткән малайларны әтиләре тәрбияләгән. "Малайларны ирләр тәрбияләргә тиеш. Бу малайларның үзләренә кирәк. Өч егетнең атасы буларак, шуны раслыйм", - дип нәтиҗә ясый Кузнецов.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: