+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 сентябрь , 20:20

Без бергә бөек илдә!

Бүген Русиядә Донецк һәм Луганск халык республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Русия Федерациясе белән берләшү көне билгеләп үтелә.

Без бергә бөек илдә!
Без бергә бөек илдә!


Бу көнне 2022 елда әлеге төбәкләрнең Русия составына керүе турында килешү имзаланды. Уфада көндезге сәгатьләрдә әлеге вакыйга уңаеннан автойөреш узса, кичкырын С. Т. Аксаков исемендәге мәдәният һәм ял бакчасында митинг-концерт булды. Башкала хакимияте әзерләгән концертта республикада танылган солистлар һәм коллективлар катнашты. Һәр чыгыш Ватанга, Туган илгә сөю, ватанпәрвәрлек темасына багышланды.

- Автоузышлар, митинглар, концертлар — бүген без Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүче кешеләргә теләктәшлек күрсәтергә, без алар белән бергә, алар мәңгегә Русия белән дип әйтергә телибез. Бу республикалар һәм өлкәләр халкы, мөгаен, ул вакытта бик үк гади булмаган, әмма Русия белән яңадан кушылу турында дөрес карар кабул иткәндер. "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" сүзе йөрәкләребездә урын алды. Алар - чыннан да, безнең кешеләр, һәм без аларга ярдәмгә килдек. Минем уйлавымча, якын арада барысы да җайга салыныр, җиңү инде таулар артында түгел. Җиңү кече яшьтән алып өлкәннәргә кадәр берләшкән тыл кешеләре тарафыннан да якынайтыла. Мин үзем күп тапкырлар яңа территорияләргә чыктым, гуманитар ярдәм белән минем хезмәттәшләрем, дусларым чыга. Илебез күгендә тынычлык булсын! - диде «Алга-Патриот» спорт-патриотик үзәге директоры Ринат Хәбиров.

Кушылган яңа регионнарда яшәүчеләргә үз теләктәшлеген белдерергә митинг-концертка «Алга-Патриот», башка иҗтимагый оешмалар, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, студентлар килде.

Фото: ВК Уфа шәһәре хакимияте


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: