-11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 сентябрь , 22:19

«Гаилә. Спорт. Русия».

Тиздән безне күркәм вакыйга көтә.

«Гаилә. Спорт. Русия».
«Гаилә. Спорт. Русия».

Башкортстан Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазифасын башкаручы Андрей Назаров «Русия – спорт державасы» Халыкара спорт форумына әзерлекнең штат режимында баруын, аңа бөтен министрлыклар һәм ведомстволар, башка җаваплы оешмаларның да игътибарын туплау тәлап ителә, дип белдерде.

– Хәтерегезгә төшерәм, форумны үткәрүнең төп майданчыгы яңа гына ачылган Көрәш сарае булачак. Ул - Русиядә генә түгел, Европада һәм Азиядә дә иң зур көрәш объектларының берсе. Сарай чаралар үткәрүгә әзер. Хәзер анда "түгәрәк өстәл"ләр һәм утырышлар үткәрү өчен эчке ягы матурлана. Шушы көннәрдә, форумнан тыш, берничә спорт чарасы үтәчәк. Берничә объект – Фехтование үзәге һәм Ишкәкле слалом комплексы, Нефтекамада «Амфибия» спорт үзәге ачылачак. Алар Президентның Уфага сәфәре барышында ачыла, – диде Андрей Назаров.

Хәтерегезгә төшерәбез, «Русия– спорт державасы» Халыкара спорт форумы 17 октябрьдә башланачак. Аның девизы – «Гаилә. Спорт. Русия».

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: