Русиянең 29 төбәгеннән идарә итү командалары Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының «Инфраструктура үсеше лидерлары» методик программасының гамәли юнәлешле вебинарларында укуларын тәмамлады. Башкортстаннан «Нижегородский» индустриаль паркының идарә командасы чыгыш ясады. Программа Русия Федерациясе субъектларының идарә командаларына төбәкләрдә сәнәгать инфраструктурасын булдыру һәм үстерү буенча методик ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән һәм елдан-ел
географиясен киңәйтә.
- Методик программа Русия Федерациясе субъектларында сәнәгать технопарклары һәм индустриаль парклар төзү һәм үстерү өчен кирәкле белемгә ия идарә командалары булдыруга юнәлтелгән. Башкортстан гамәлдәге һәм төзелә торган индустриаль парклар һәм технопарклар саны буенча Русиянең лидер-төбәкләре бишлегенә керә. Бүген республикада 19 технопарк һәм 12 индустриаль парк эшли, - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Рөстәм Нәбиуллин.
Өч ай дәвамында команда «Башкортстан Республикасында «Нижегородский» индустриаль (сәнәгать) паркын үстерү проектын гамәлгә ашыру" проекты өстендә эшләде, онлайн-блок кысаларында алынган мәгълүматны практикада ныгыту бурычын үтәп кенә калмады, ә төбәк өчен глобаль бурычны - аның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру һәм сәнәгать җитештерүләрен үстерү өчен мөмкинлекләр булдыруны хәл итте.
Проектны финал яклау һәм «Инфраструктура үсеше лидерлары» программасына нәтиҗәләр ясау Ставрополь краенда InRussia форумы кысаларында 17-18 октябрьдә узачак.