-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 сентябрь , 22:24

Яшел булсын, гүзәл булсын безнең тирә-ягыбыз!

Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, «Яшел Башкортстан-2024» акциясе көнендә 37 меңнән артык кеше катнашкан. шул исәптән 4 мең волонтер.

Яшел булсын, гүзәл булсын безнең тирә-ягыбыз!
Яшел булсын, гүзәл булсын безнең тирә-ягыбыз!

"4,2 мең эре агач һәм 65 мең башка үсентеләр утыртылды, 57 яңа тематик аллея булдырылды. 493 агач һәм 5,3 мең куак компенсацион яшелләндерелгән. Уфада 222 урын билгеләнгән, шул исәптән 145 ихата территориясе һәм 77 җәмәгать киңлеге, аларда бу көнне 644 агач һәм 1 мең куак утыртылган.

Көзге акция вакытында башкалада 2,3 меңнән артык агач һәм 2 мең куак утырту планлаштырыла, аларның күпчелеге урман питомникларында үстерелгән», — дип билгеләде Ирина Голованова.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: