-7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь , 18:48

Пляжларны бүгеннән хәстәрли башларга кирәк

Башкортстан Хөкүмәтендә республика Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров рәислегендә су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча быелгы эш йомгаклары буенча фикер алыштылар.

Пляжларны бүгеннән хәстәрли башларга кирәк
Пляжларны бүгеннән хәстәрли башларга кирәк

Министрлар Кабинеты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республикада су объектларында үлүчеләр саны, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 42%ка кимегән.

- Төбәктә яңа пляжларны ачу буенча бик зур эш башкарылды. Аларның саны 2018 елдан 2 тапкыр арткан. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан инде берничә ел Идел буе федераль округында алдынгы урынны били, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Кирилл Первов хәбәр иткәнчә, соңгы 20 елда республикада суда һәлак булуның 7 тапкыр кыскаруына ирешелгән: 2003 елдагы 474 очрактан бу елдагы 63 очракка кадәр. Коткаручыларның гамәлләре нәтиҗәсендә агымдагы елның су коену сезонында 297 кеше коткарылган.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча республикада шушы елдан республиканың аерым муниципаль берәмлекләре территориясендә мобиль коткару постлары булдыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру башланды. Республика Хөкүмәте карары нигезендә 5 мобиль комплекс сатып алынган инде.

Фикер алышу йомгаклары буенча Андрей Назаров 2025 елда республика халкы һәм кунаклары өчен өстәмә пляжлар һәм мәдәни ял итү урыннары ачуны тәэмин итәргә кушты.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: