+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 октябрь , 18:45

"Теге өсәү" иртән эфирда, аннан соң да халыкка хезмәттә!

"Юлдаш" радиосы хезмәткәрләре Ишембайдагы өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга стационар социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә булды.

"Теге өсәү" иртән эфирда, аннан соң да халыкка хезмәттә!
"Теге өсәү" иртән эфирда, аннан соң да халыкка хезмәттә!

Монда күптән түгел бинаны ремонтлаганнар. Әби-бабайлар яңартылган бинада эфир аша үзләренең көннәрен җыр-моң, уеннар белән баетучылар килүгә бик шат.

Әлегә кадәр мондый аралашу эфир дулкыннары аша гына булса, бүген күзгә-күз карап очрашу бик җанлы, җылы, ихлас үтте.

Радио хезмәткәрләре Өлкәннәр көнен бергәләп үткәрү өчен күчтәнәчләр һәм концерт белән килгән. Ә хәбәрчеләр инде аралашып кына калмый, язмыш кушуы буенча бирегә килеп эләккән кешеләрнең тормыш юлын, хезмәт батырлыкларының тарихларын да язып алган.

Интернатта олы йөрәкле, мәрхәмәтле кешеләр эшли. Алар үз карамагында булган кешеләргә туры мәгънәсендә туганга әверелгән.

Бу чараның инициаторы – социаль эш буенча белгеч Сәлимә Ишмөхәммәтова. "Теге өсәү" һәм "Юлдаш" радиосының популяр алып баручылары, журналистлары белән очрашу махсус интернатта яшәүчеләрнең ялгыз йөрәкләрендә онытылмаслык якты тәэсир калдырды.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: