Еш кына мошенникларның корбаны 30 яшьтән өлкәнрәк гражданнар була, әмма бу юлы җинаятьчеләр 23 яшьлек кыздан да зур сумманы алдап ала алган.
Башкаланың 3нче полиция бүлегенә уфалы 23 яшьлек кыздан мошенниклык турында гариза кабул ителгән. Ул 14 сентябрьдә үзен мобиль операторы хезмәткәре дип таныштырган билгесез кешедән шалтырату алган. Аңа сим-картасы эшләвенең вакытын озайтырга кирәклеген хәбәр итәләр һәм смс-код сорыйлар. Яшь кыз бер-бер артлы мошенниклар кушканны үти, банкка барып, кредит ала. Берничә көннән ул тагын шалтырату ала һәм тагын банкка барып, кредитка акча ала.
Банк хезмәткәрләре, шикле күчерүләрне күреп, аның счетларын яба. Моннан соң кыз дусларыннан бурычка акча сорый, алар аның әти-әнисенә хәбәр итә, тик кыз мошенникларга 4 миллион сум акча күчереп өлгерә.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: беркайчан да SMS кодларын таныш булмаган затларга хәбәр итмәгез. Мошенниклар уйлап чыгарылган сылтаулар астында төрле оешмаларның, шул исәптән "Дәүләт хезмәтләре", Үзәк Банк, ФСБ һәм башка оешмаларның хезмәткәрләре булып, сезнең мәгълүматларны соратып алырга мөмкин.
Исегездә тотыгыз, бер генә учреждение дә сездән таныш булмаган счетларга финанс күчерүне таләп итмәячәк! Алданудан, зинһар, туктагыз инде!
Фото: Зөһрә Исламова