+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 октябрь , 06:34

Маратка җырларга ярамый...

Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков инфаркт кичергән иде.

Маратка җырларга ярамый...
Маратка җырларга ярамый...

Ул шактый гына вакыттан соң социаль челтәрләрдә тамашачылары белән элемтәгә чыккан.

"Көннәр җылы, чыктым әле менә "прогулка"га, - ди ул - Әле мин " Зеленая роща"да. Бу атнада, ягъни дүртенче октябрьдә, чыгарырга тиешләр, өйгә кайтаралар. Бу юлы дәваханәдә бик озак ятылды - 20 көннән артык.

Концертларга килгәндә, әлегә миңа җырларга ярамый, дуслар. Авыр күтәрергә дә ярамый. Чаллыдан 16 октябрьдә концертыгыз буламы, дип сорап яздылар. Юк, дуслар! Ул концертымны февральгә күчердем. Әлегә миңа 3-4 ай җырларга ярамый. Шундый хәлләр, дуслар!" - дигән җырчы.

Өч-дүрт ай үтә дә китә ул, яраткан җырчыбызны сәхнәләрдә көтеп калабыз!

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: